+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 декабрь 2025, 04:58

Сугыш һәм балалар

Ата-бабалар каны белән яуланган илне саклап калу хакы бик зур — берничә буынның гомере.

Сугыш һәм балаларСугыш һәм балалар
Сугыш һәм балалар

 

Кайбер язучылардан: “Без сугыш балалары”, – дигән сүзләр ишеткән бар. Чынлап та, сугыш чорында, аңа кадәр туганнарга элекке совет чорында аерым мөнәсәбәт булды. Хәер, бу тойгы әле дә саклана.
Әле махсус хәрби операция чорында үскән, туган балалар да аерым бер категориягә карый түгелме? Бүген без ил өчен алышка яугирләрне, аларга кирәк-яракны әзерләү белән мәшгульбез. Ә бит бу чор эчендә тоташ бер буын үсеп килә. Мин 2014 елдан Донецк урамнарында башланган фаҗигале хәлләрне күз уңында тотып әйтәм. Ул төбәктә бүгенге көнгә кадәр 117 бала һәлак булган. Кемгәдер сан аз кебек күренер, әмма бу – бәләкәй сан түгел. Һәрберсе артында – чәчәк булып атмаган язмыш. Әле булса без үткән Донецк урамнары күз алдында тора. Төрле урыннарда – балалар каберлекләре. Коточкыч хәл инде. Донецк Халык Республикасы балалары өчен махсус сан әзерләгәндә, “Донецк шәһәренең фәрештәсе көндәлеге” язмасын күз яшьләренә төелеп укыдык. Аны мәктәп укучысы һәлак булган бала исеменнән яза. Хәтта ул малайның прототибы да бар. Җир шарының кайсы почмагында гына ут кабынса да, балалар һәлак булса, кеше булган берәү дә битараф кала алмый. Чөнки бала – үз язмышын өлкәннәргә ышанып тапшырган саф тамчыдай изге җан.

Бүгенгә көндә социологлар да, психологлар да бу чорда үскән балаларның яшәү рәвеше безнең игътибардан читтә калуы турында чаң кага. Бүгенге балалар да сугыш чоры балалары булып чыга түгелме? Алар да өлкәннәр белән бергә хәвефле чорны кичерә, әмма безнең аларга әле тиешле игътибарыбыз җитми.
Махсус хәрби операция биләмәсендә булганда, беләсезме миңа иң еш шалтыраткан кеше кем булды? Әйе, дөрес уйлыйсыз – иң кече балам. Төрле җирдә бәйләнеш төрлечә, әмма ул ниндидер бер эчке борчылу, хәтта кайгыру белән көненә әллә ничә тапкыр мине искә алып, телефонына үрелгән. Сөйләшеп булган җирдә сөйләшәбез, туры килмәгән урында балакаем өзгәләнеп утыргандыр. Боларны ни өчен сөйлимме? Безнең җәмгыять әлеге дәвердә иң төп игътибарын балаларга юнәлтергә бурычлы. Гражданлык һәм һөнәри максатым дип мин махсус хәрби операция биләмәсенә юлланганмын, ә баламның кичерешләре хакында уйлап җиткермәгәнмен. Азак кына, аның хәвефле тавышын, кайткач боек күзләрен күреп, хатын-кызның төп бурычы монда, тылда балалар бакчасында, мәктәпләрдә, гаиләләрдә икәнен бик тирәннән аңладым. Уйларыма куәт итеп, быел Сочида үткән Бөтенрусия журналистлар форумында хәрби журналист Антон Степаненконың фикерен ишеттем: “Бер генә гомер дә ниндидер язмага, сюжетка торышлы түгел. Хатыннарның барлык көче тылдагы хезмәткә юнәлергә тиеш!”– диде ул коллегабыз, тележурналист Анна Прокофьеваның үлеме турында ачынып. Әйе, нәкъ шулай. Яшь буын белән эш – сугыш яланындагыдан һич ким түгел. Идеологик яктан, аның әһәмияте ил өчен шулай ук мөһимрәк тә! Балаларның эчке дөньясын курчалау белән бергә без аларны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләргә тиешбез! Ә моның өчен гимн ятлап, тыңлап, әләмне, гербны тану белән белән бергә, ил тарихы, ата-балалар белән горурлану хисен тәрбияләү мөһим.
Бу эш Русиянең яңа биләмәләрендә ничек оештырылуы турында сөйләп үтәргә телим. Нәтиҗә ясар өчен.

Аны белмәгән кеше бармыни?!

Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәре, башка шәһәрләр кебек үк, җимерелгән йортлардан, шәһәр эчендәге шыксыз биналардан, начар юллардан тора. Ләкин анда халык яши, социаль учреждениеләр көндәлек яшәү рәвешенә кайта башлаган. Бездәге кышлар калын карлы булгач, бу яклардагы кышның төссез булуы күзгә ташлана. Ул вакыттагы егетләрнең көзге мәлләрдәге фотоларын социаль челтәрләрдә күреп калган идем: аклы-каралы кино кебек тоелды. Кыш бигрәк котсыз инде. Җимереклекләр шушы гомум фонда бигрәк тә котсыз күренә. Әйтерсең, бу төбәк бер 20-30 елга артта калган. Эчтән генә түгел, хәтта бер-беребезгә кычкырып карашларыбызны белдерәбез: “Монда кеше яшиме соң ул?” Яши дигәнне раслап, ташландык кебек тоелган йорттан бер апа килеп чыкты. Соңрак икенчесеннән дә ирле-хатынлылар күренде. Яшиләр!..
Бүген сүзем Петровское шәһәрендә урнашкан данлыклы башкорт генералы М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәп турында. Алар белән “Акбузат” журналының дуслыгы 2022 елдан булдырылган иде. Әйе, кайсыбер кызлар һәм малайлар белән Башкортстанда да күрешкәнебез булды. Шуңа күрә алар белән туган якларында очрашу күпкә дулкынландыргыч! Мәктәп директоры Гөлназ Серова да ике төбәк арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен фидакарьлек күрсәтә.

Оҗмах утравы

Беләсезме, шыксыз Петровскоеда бу мәктәп – үзе бер оҗмах утравы. Белем учагы кайдандыр балкып, күренеп тора. Кәефсез чагың булса, бу мәктәп яныннан гына үтеп кит, шунда ук тормышыңа ямь өстәлер. Русия Герое М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровское мәктәбе – шәһәрнең күрке, балаларның теләп йөргән белем учагы.
Дөресен әйткәндә, мәктәпнең 2022 елга кадәрге фотоларын күреп, аның никадәр җимерек хәлдә булуына таң калырлык. Ачылган мәленнән анда бернинди ремонт эшләре үткәрелмәгән. Алай гына да түгел, 2014 елда бу белем учагы да артиллерия снарядлары камавы астында кала. Нәтиҗәдә бина җимерелә, түбәдән су үтә башлый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпне әнә шул җимерек хәлләреннән белә. Нәкъ аның башлангычы белән белем учагында эшләр башлана. Бина ремонтлана. Мәктәп директоры Гөлназ Камил кызы әйтүенчә, ике ай да үтми, җимерек мәктәп 2022 елның 1 сентябренә үз ишекләрен ача. Шушы вакыт эчендә эш тизрәк барсын өчен Башкортстаннан төбәккә 18 фурада төзелеш материаллары килә. Ремонт эшләрендә, әйткәндәй, ата-аналар да, урындагы халык та, хәтта мәктәп укучылары үзләре дә ярдәмләшә.
Мәктәпнең музее бар, аннан тыш, М. Шәйморатовның бюсты да куелган, ватанпәрвәрлек темасын чагылдырган картиналардан торган күргәзмә дә эленгән. Мондый мәктәп бу районда гына түгел, бөтен Луганск Халык Республикасында берәүдер, дип уйлыйм. Урындагы халык та, ата-аналар да, укытучылар да
Башкортстанга бу ярдәме өчен чиксез рәхмәтле. Бигрәк тә республика Башлыгы Радий Хәбировның даими хәстәрлеге, Башкортстан батырлары хакындагы якты хатирәгә тугры төбәккә аерым игътибар күрсәтүе күзгә ташланып тора. Ил – ул зур организм. Аның бер урыны дәвалауга, ярдәмгә мохтаҗ икән, хәстәрлек күрергә кирәк. Шунсыз тоташ дәүләтне аякка бастыру һич мөмкин түгел. Бу ниндидер пафослы сүзләр түгел. Махсус хәрби операция зонасында күп нәрсәләргә караш үзгәрә, әллә нинди зур тоелган проблемалар да ваклана төшә.

Кадерле бүләк

Мәктәпнең тарихы белән дә таныштырды Гөлназ Серова. Белем учагы 1936 елда тәүге тапкыр балаларны җыйган. Бөек Ватан сугышы чорында ул фашист­лар кулында кала. Хәзерге вакытта 40 педагог кулы астында 21 сыйныфта 398 бала белем ала. Ике кадет сыйныфы бар һәм МЧСның үз кадет сыйныфы булдырылган, психологик-педагогик сыйныф – 10“а”. Бүген мәктәп М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт һәм Луганск педагогия университетлары белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук Уфаның
М. Шәйморатов исемендәге 104нче һәм Р. Гарипов исемендәге Республика башкорт гимназия-интернаты белән дә үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Мәктәпләр онлайн форматта байтак кына чаралар да уздырган.
Мәктәп каршында узган гасырның җитмешенче елларында “Подвиг” клубы ачыла. Ә эзтабарлар төркеме 1945 елда ук барлыкка килгән. Нәкъ алар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең яугирләре турында материал туплый башлый. Бу төбәктә башкорт атлыларын белмәгән кеше юк. Урамда сорасаң да җавап бирәләр, мәктәпне әйтеп тә торырга түгел. Иң кызык җавапны бер апа бирде. Кибеттә аңа шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән идем, ул: “Да кто же его не знает? Разве можно его не знать?” – диде дә горур гына атлап китеп тә барды. Башкорт кавалерия дивизиясе турында мәгълүмат җыю эше бүген дә дәвам итә генә түгел, хәтта активлашкан. Башкортстан музейлары, дәүләт эшлеклеләре, төбәктән килгән шәхесләр мәктәп музеен экспонатлар белән баетып тора. Аннан тыш, әлбәттә, урындагы халыкның хатирәләре дә, балалары аша килеп җиткән мәгълүмат та биредә туп­лана. Без дә музей комарткысы булсын дип башкорт хатын-кызларының такыясы белән француз яулык бүләк итеп калдырдык. Музейда башкорт хатын-кызының күлмәге бар, менә баш киеме дә булыр. Җитмәсә, ул яулык та гади түгел, ә французларны җиңгән башкорт гаскәре ир-егетләренең бүләге!

Рәхмәтле булып үсәләр

Балалар белән очрашу бик җанлы барды. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Марат Газизов Бөек Ватан сугышы чорындагы герой балалар турында сөйләде. Марат Әсхәт улының: “Кемнәрегез Башкортстанны белә? Булганыгыз бармы?”– дигән соравына ярты залдан күбрәк укучылар кул күтәрде. “Панорама Башкортостана” журналының веб-мөхәррире Наил Әширов батыр генерал исемен йөрткән мәктәп укучыларына илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. Ул үзе дә бу якларда хәрби хезмәт юлын узган, шуңа күрә бу якның эчкерсез кешеләре, төбәкнең үзенчәлеге турында хәбәрдар.
“Акбузат” журналы балалар белән еш очраша, шуңа күрә күптән көтеп алынган чарага без шулай ук әзерләнеп килдек. Әлбәттә, викторина форматында илебез, аның шәһәрләре, Шәйморатов шәхесенә бәйле сорауларга балалар шундый ачык, хәтта тоташ зал белән кул күтәреп җавап бирде. Русиянең кечкенә гражданнарын көчле иткән икенче терәк – ул белемле булып үсү. Бүген укучыларга таләп бары тик бер генә – шундый заманча мәктәптә яхшы итеп белем алу. Өченче терәк – ул ата-бабаларыбызны белү. Балаларны такта алдына чыгарып, бергәләп шәҗәрә төзеп карадык. Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтиләрен яхшы беләләр. Француз яулык һәм такыяны күрсәтеп, фотога төшәргә теләүчеләр бармы, дип сораган идем, кызлар хәтта чиратка басты. Булачак музей экспонаты белән фотосессия эшләп рәхәтләндек кенә.
Янә дә шунысы күңелгә уелып калды: балалар күмәкләшеп “Шәйморатов” җырын башкарды. Моңа кадәр килгән якташлардан да укучыларның Шәйморатов турында бик яхшы белүе, аңа багышланган җырны шартлатып башкарып торуы турында ишеткән бар иде. Менә, ниһаять, үзебез дә шаһит булдык. Алар хәтта Шәйморатов турында тагын да бер җыр өйрәнгән. Әйткәндәй, мин беренче тапкыр ишетәм. Биредә яшәгән өлкәннәр генә түгел, кечкенәләр дә безнең батырларга рәхмәтле булып үсә! Шушы тойгыдан да мәрхәмәтлерәк хис бармы икән дөньяда?! Бу шәһәрне күргәннән соң туган шигырь белән дә уртаклашасым килә:
Теге чакта тормыш кайнап торган,
Җырлап торган күмер шахтасы.
Күмер чаңы басканда да йөзне,
Күздә янган бәхет чаткысы.
...Шартладымы нидер шахталарда,
Кара сөрем баскан каланы.
Ялкынлы туп оча вәхшиләрчә
Күзләренә багып баланың!
Туп тәгәри урам, кварталлардан,
Поселоктан күчә калага.
Җаһилларның уенчыгы тупны
Кем калдырган җирдә маяга?
Тынып калган шәһәр, туктап калган,
Ауган төсле сугышчы алышта.
Шахталарның тирән күзләренә
Канмы, әллә яшьме тулышкан.
Тынып калган шәһәр. Яраланган.
Тик ул тере хатын йөзендә!
Тик ул тере картлар телмәрендә!
Тик ул тере бала күзендә!
Шәһәр тере ирләр иңендә дә,
Алар ауган бу җир өчен!
Бүген безгә барча мәктәп белән
Балалары җырлар җыр өчен!

Саша, Илюша, Арина һәм Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов

Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә килеп керү белән, Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов исемендәге 29нчы мәктәпне эзли башладык. Җимерек йортлар, шыксыз кварталлар бу якларның нинди снарядлар камавы астында калуы турында сөйли. Кемдер иске өйгә венок элеп киткән... Барысы да сүзсез дә аңлашыла. Киноларда гына күргән сугыш гарасаты үткән картиналар машина тәрәзәсе аша агыла да агыла. Таш йортлар, бетон биналар җирдә түшәлеп, җимерелеп ята, туфрактан яралган адәм баласы мондый гарасатта ничек тере калсын?
Урамнарны урам алмаштырып, әллә кайдан өч әләм балкып торган белем учагына килеп җиттек. Барыбыз да бертавыштан дигәндәй “Башкортстан!” дип әйткәнебезне, төрлечә куаныч тойгыларын белдергәнебезне сизми дә калдык. Менә ул без ашкынып килгән белем учагы. Мәктәп ихатасында ике малай йөри. Шунда ук яннарына барып танышабыз: Саша белән Илюша.
– Малайлар, без бу яктан түгелбез. Бу нинди мәктәп ул? Русия әләмен таныйбыз, ә монысы – Луганск Республикасыныкы. Ә бу зәңгәр, ак, яшел әләм каян монда хасыйл? – дигән булам белмәмешкә салышып.
– Шуны да белмисезме? Бу бит башкорт Сафа Хәсәновның әләме! Безнең мәктәп Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов исемен йөртә! – ди алар, бер-берсен уздырырга тырышып. Менә ышанасызмы, алдан әзерләнгән дә, махсус безне каршыларга чыгарылган да балалар түгел. Безнең монда кайчан, ни рәвешле килеп җитәсен берәү дә анык кына әйтә алмый. Чөнки бу – махсус хәрби операция зонасы. Ә болар – мәктәптән кайтып баручы малайлар. Мондагы балаларның Сафа Хәсәнов турында яхшы белүен танышларым аша ишеткәнем бар, шуңа күрә сынау өчен биргән идем сорауны. Башкорт батырын телгә алып торган балаларны кочаклап алганны сизми дә калдык. Күзләргә яшь тулды, хәтта. Ничектер бу якта Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләренә рәхмәтле булу – буыннан-буынга күчкән тирән тойгы, хәтта йолага тиң.
Красный Лучтагы бу мәктәп 1994 елның 1 сентябрендә ачылган һәм ул тоташ республикада бердәнбер яңа төзелгән мәктәп булган. Шул елдан соң төбәктә бер белем учагы да салынмаган да, каралмаган да. Бу бик куркыныч күрсәткеч, чөнки дәүләт иң тәүдә мәгариф, медицина учреждениеләрен хәстәрләргә бурычлы. Башкача ярдәм булмаячагын аңлаган ата-аналар, биредә яшәгән халык ел саен белем учагын бергәләп матурлаган, аның тирә-ягын ямьләндергән, тазарткан, агач­лар, чәчәкләр утырткан.
Луганск Халык Республикасының Башкортстан белән хезмәттәшлеге башлангач, 29нчы мәктәп тә республикабыз тарафыннан шефлыкка алына. Башкортстан Хөкүмәте мәктәптә ремонт эшләрен башлауда кайгыртучанлык күрсәтә. Бөтен­дөнья башкортлары корылтае мәктәпкә Сафа Хәсәнов исемен бирү турында тәкъдим кертә. Укытучылар коллективы да, ата-аналар да бу тәкъдимгә ризалаша. Алда әйткәнемчә, монда халык ил батырларының исеме, алар хакындагы җанлы хатирәләр белән яши. Бу җирдән бер гасыр эчендә генә, соңгы чорда икеләтә сугыш үткән, шуңа күрә алар, безнең кебек, яу турында кинодан карап, китаптан укып кына түгел, әти-картәтиләренең хатирәсе, шушы җирнең тын алышы аша белә. Ә җир, чыннан, гади түгел.
Бүген республикабыз ярдәмендә мәктәптә идәннәр, тәрәзәләр, барлык сантехника алмаштырылган. Шәһәрдә дә Башкортстан төзүчеләре юллар сала, мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлый, медицина хезмәткәрләре халыкны кабул итә, укытучылар да мәгариф өлкәсендә үз өлешен кертә.
Балалар белән очрашу тантаналар залында үтте. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Марат Газизов бу очрашуда батыр пионерлар, Туган ил тойгылы балалар хакында сөйләде. “Панорама Башкортостана” журналының веб-мөхәррире Наил Әширов шулай ук иле булган халыкның көче, куәте турында фикерләрен җиткерде. “Акбузат” журналын балаларга таратыр алдыннан без бу мәктәптә дә викторина оештырдык. Балаларның Ватан, батырлар турында белемен тикшердек, иман турында сөйләштек. Ә инде шәҗәрә төзи башлаган идек, укучылар безне әти-картәтиләрен яхшы белүе белән таң калдырды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бу мәктәптә махсус кадет сыйныфы бар. 6 “б” сыйныфында укыган Арина Сабатская сигез буынын белүе безне сокландырды. Белемле кызның безгә сораулары да булды:
– Ә сез Марий-Иле Республикасын беләсезме?
– Беләбез, әлбәттә! Ничек белми, ди, инде. Башкортстанда мари милләте вәкилләре дә яши! – дибез.
– Сез ул халык турында да беләсезмени? – ди Арина.
– Әй, үскәнем, беләбез, минем яраткан мариларым Башкортстанның Мишкә районында яши, – дип әйтәм Аринага.
Ә ул үз кичерешләре белән уртаклаша. Кыз үз халкы турында да белүләрен ишетеп таң калды. Менә шулай, һич уйламаганда балалар йөзендә күпмилләтле илебезнең төсләре тагын да чагурак балкып китте. Аринаның туган халкы турында ишетеп, куанганы тоелды.
Мәктәп музеена бүләк итеп кашмау тапшырыр алдыннан кызларга, аны киеп фотосессия эшләргә була, дип тәкъдим иттек. Кашмауны борын заманнарда кияүгә чыккан хатын-кызлар кигән, ә бүген аны Милли кием бәйрәмендә башкорт кызлары да, кулайлаштырып эшләнгәнен кечкенәләр дә кия. Фотосессия бик уңышлы килеп чыкты: килеште кызларга кашмау! Арытаба мәктәп музее белән таныштык.
– Менә бу музеебыз батырларга, шәхсән Сафа Хәсәновка багышланган. Шәһәребездә аның исемендәге урам да бар, анда истәлекле тактаташ куелды. Мәктәбебез генә түгел, бер кадет
сыйныфы да Сафа Хәсәнов исемен йөртә. Бүген без Башкортстандагы С. Хәсәнов исемендәге мәктәп, батырның туганнары белән бәйләнештә торабыз. Менә бу көндәлекне безгә алар бүләк итте. Сафа Хөзәм улы көндәлек алып барган икән. Без шул язмаларны фотолары белән дә баетып, альбом эшләдек. Сафа Хәсәновның исемен йөртү – безнең өчен зур горурлык! Менә шушы тойгыны балаларга да салырга тырышабыз! – ди директор Елена Александровна. Һич шикләнмибез. Саша һәм Илюша белән очрашу гына да ни тора иде! Әйткәндәй, мәктәп М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән дә хезмәттәшлек итә.

Өч әләмле мәктәпкә кемнең исеме бирелгән?

Сафа Хөзәм улы Хәсәнов 1916 елда Стәрлебаш районының Өметбай авылында туган. Бөек Ватан сугышында ул данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә алыша. Кече лейтенант
С. Хәсәнов миномет взводы командиры була. Ул Гомель өлкәсенең Брагин районын азат итүдә аеруча зур батырлыклар күрсәтә, тәүгеләрдән булып Днепрны кичеп чыга. Нивки авылы өчен алышта дошман камавында калып, аның взводы сәгать ярымнан артык каты һөҗүмнәргә каршы торып, җиңеп чыгалар. 1944 елда Сафа Хәсәновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыш тәмамлангач, ул туган ягында башта — колхозда, аннары авыл Советында рәис булып эшли. Якташлары аның турында якты хатирәләр саклый. Башкорт батыры Стәрлебаш районының Елембәт авылы зиратында җирләнгән. 1975 елда аның хөрмәтенә районда бюст, истәлекле тактаташ куел­ган.
С. Хәсәновның музей бүлмәсе җитәкчесе Юлия Манжула әйтүенчә, киләчәктә залны Башкортстанның башка батырлары хакындагы мәгълүмат белән дә баетырга уйлыйлар.

Бүгенге заман батырлары

Мәктәпнең үзеннән чыккан каһар­маннар турында да сөйләп китәргә телим.
1992 елда туган Дмитрий Поляков Красный Луч шәһәренең 11нче мәктәбендә укыган, йөзү, җиңел атлетика, футбол белән шөгыльләнгән. Футбол белән ныклап мавыгып киткәндә, башта ул шәһәрнең үсмерләр җыелма командасының әгъзасы булган. Аннары “Шахтер” җыелма командасында уйнап, соңрак спорт мәктәбенә тренер итеп тәгаенләнгән. Ә инде 2016 елдан 29нчы мәктәпкә физкультура укытучысы буларак эшкә килгән, шуңа күрә дә С. Хәсәнов исемен йөрткән мәктәптә аны яхшы беләләр. Ул спортны да, балаларны да шулкадәр яраткан, хәтта әле дә аның хакында күзләренә яшь килеп хәтерлиләр. Бүген инде укучыларында тән һәм рух сәламәтлеге тәрбияләгән, футбол, волейбол, баскетбол ярышлары, хәрби уеннар оештырган, һәртөрле спорт бәйгеләренә җиңүче булырдай балалар әзәрләгән Дмитрий Сергеевич безнең арада юк...
Бу укытучы “Лучистый” балалар сәламәтләндерү лагеренда шөгыль­ләнгәндә, Красный Лучның гына түгел, барча Луганск Республикасы балала­рының сөюен яулаган булган. Ил өчен яуга күтәрелер вакыт җиткәч, Д. Поляков үз теләге белән Донбассны яклау юлына баскан. Үкенечкә каршы, балаларның яраткан укытучысы 2022 елның 28 февралендә батырларча һәлак булган. Ул үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Бу батырлар турында аерым язуым очраклы түгел, чөнки Ватан өчен, аның үзаллылыгы өчен, Русия халкының бердәмлеге өчен сугыш барган вакытта бер төбәк тә читтә калмагандыр, мөгаен. Шунысы мәгълүм булсын: махсус хәрби операциянең тәүге көннәрендә нәкъ шушы төбәкнең ир-егетләре кырылган да инде.
1990 елда туган Артем Бакин да – Красный Луч егете. Ул — шушы мәктәп укучысы да. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән, күп тапкыр шәһәр, төбәк, халыкара ярышларда чемпион булган. Спорт мастерлыгына кандидат А. Бакин югары белем алган, әмма төбәктә хәрби хәрәкәтләр башлангач, 2014 елда “Новороссиянең халык ополчениесе”нә языла. Ә инде 2015 елда разведбатальонга контракт буенча хезмәткә бара, сапер була. Аның лидерлык сыйфатларын күреп, башта взвод командиры итәләр, аннары офицер званиесе бирәләр. 2021 елдан Артем Васильевич хезмәттән китә. Ләкин 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән чакыру пунктына килә. Биредә аны ЛХРның Халык милициясенең 7нче разведротасына тәгаенлиләр. Ул разведчик була. Кыска гына вакыт аралыгында аны төркем, отряд, взвод командиры итеп билгелиләр. Аның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге хакында кул астында булган яудашлары менә ничек хәтерли: “Артем тылда йөргән командирлардан булмады. Киресенчә, ул һәрвакыт алдан барды, шул рәвешле безнең рухны күтәрә иде...” Артем Бакин җитәкчелегендәге яугирләр тарафыннан бер генә шәһәр яки авыл азат ителмәгән, киресенчә, алар һәрчак алда һәм хак юлда булуын аңлап башкарган эшләрен! Төрле бурычлар үтәгәннәр: штурмлау, тазарту, разведка һәм башкалар. Артем Васильевич берничә тапкыр төрле яралар да алган, әмма дәваханәдән соң янә яуга кергән.


Соледар өчен барган каты алышта, 2022 елның 10 августында була ул хәл. Артем яудашлары белән бергә алда бара. Бинага снаряд эләгеп, яшь ир җимереклекләр астында кала. Аның өстенә плитә төшә, әмма бу вакытта ул исән була әле. Командир буларак, Артем Васильевич каты боерык бирә: “Тиз арада бу тирәдән китегез! Барыгызны да юк итәчәкләр. Һөҗүм туктагач, килерсез! Ә әлегә тизрәк моннан китегез!” Артемны җимереклекләр астыннан табып алганда, ул җан биргән була инде. Күп тапкырлар медальләр белән бүләкләнгән Артем Бакин Красный Лучта “Дан аллеясы”нда җирләнгән.
2002 елда туган Андрей Процив 2019 елда шушы ук 29нчы мәктәпне тәмамлаган. Шушы ук елда Луганск дәүләт университетына укырга кергән. Ул да, Дмитрий Поляков кебек, спорт белән мавыккан, футбол яраткан. Студент чагында вуз командасы өчен чыгыш ясаган. Нәкъ шул елларда ул “ЛХР дружинасы” яшьләр хәрәкәтенең һәм “Луганщина дөньясы” оешмасының актив әгъзасы да булып китә. Бик ярдәмчел, ихлас, ачык егет иде, дип хәтерлиләр аны. Картәтиләре мисалында ватанпәрвәр булып үскән Андрей 2022 елның 25 февралендә үк, повестка килгәнен көтеп тормыйча, чакыру пунктына юллана һәм үз теләге белән Луганск Халык милициясе сафына керә. Өлкән укчы була. Рубежное, Северодонецк, Лисичанск шәһәрләре өчен яуда, 2022 елның августыннан Донецк Халык Республикасы җирләрен азат итүдә катнаша. Соледар өчен күпләр башын сала. Андрей Процив та нәкъ шушы җир өчен яуда 2022 елның 8 октябрендә һәлак була.
Мин сезгә бары өч тарихны гына сөйләдем. Русия Герое М. Шәйморатов исемендәге Петровское шәһәренең 22нче мәктәбе музеенда “Донбассны яклаучылар” дигән стенд тора. Анда шәһәрнең шушы яуда һәлак булган 44 ир-егетенең исеме теркәлгән. Шушы кадәр асыл затлар ил өчен башын салган. Ата-бабаларыбыз каны белән яуланган илне яңадан саклап калу хакы бик зур – тоташ берничә буынның гомере. Сугыш турында кинодан карау, китаптан уку ансат шул, сугыш ул романтик уен урыны түгел. Ул – кара сөрем, канлы туфрак, кыйралган кеше язмышлары. Туган илле булу – бик ләззәтле һәм җаваплы тойгы. Бары тик Җиңү өчен алга! Сафа Хәсәнов, Дмитрий Поляков, Артем Бакин, Андрей Процив саклаган, яклаган ил өчен! Менә шундый тойгы белән тәрбияли ул төбәк укытучылары балаларны. Туган илгә тирән сөю һәм игелекле булу хисе белән!

Лариса АБДУЛЛИНА,
Башкортстанның халык шагыйре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас