+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 декабрь 2025, 09:55

Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар!

Миякә районының Әнәч авылында батыр яугир истәлегенә чишмә ачылды

Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар!
Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар!


Кайда гына яшәп, нәрсә белән шөгыльләнсәк тә, безнең барыбызны да берләштерә торган уртак сыйфат бар – ул Ватанны сөю, үткәннәреңә ихтирам белән карау һәм киләчәкне күзаллау, бездән соң килер буыннарга нәрсә калдыруыбыз турында уйлау.
Туган илең, туган җирең өчен игелекле эшләр башкару – әнәчлеләр өчен иң югары кыйммәт. Авыл халкының экологик акцияләрдә, солдатка ярдәм акцияләрендә бердәм һәм дәррәү катнашуы – моның ачык дәлиле. Бүген авыл халкы белән бергәләшеп, акча җыеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә төрлечә ярдәм күрсәтәбез: маскировка челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, посылкалар җыеп җибәрәбез. Шунысы аеруча куанычлы: авыл биләмәсендә оештырылучы чараларга читтә яшәүче якташлар да кушыла.

Авылыбызның табигать тарафыннан бирелгән иң зур байлыгы һәм горурлыгы – аның чишмәләре. Аның үзендә һәм тирә-ягында 24 чишмә исәпләнә! Бабаларыбыз килеп утырыр урын сайлаганда нәкъ шушы чишмә сулары җәлеп иткәндер, чөнки су булган җирдә тереклек итәр өчен ышаныч һәм өмет бар! Элек-электән чишмәләр изгелек, сафлык, муллык символы булган. Чишмә янында яшь парлар вәгъдәләр бирешкән; юлчылар туктап, сусавын баскан, яшь киленнәрне сынар өчен, чишмәдән су алдыртканнар. Ил картлары, агинәйләр, яңгыр теләп, чишмә янында намаз укыганнар, изге теләкләр теләгәннәр. Чишмәләрне барлап, тазартып тору, тергезү – шушы тирәлектә яшәүче һәркемнең изге бурычы.
Авылдан бер төркем егетләрнең шәхси башлангычы һәм Рәсимә Булатова җитәкләгән урындагы хакимият ярдәме белән 2022-23 елларда дүрт олы чишмә төзекләндерелде: “Авылым чишмәсе”, “Шах чишмәсе”, “Көтүче чишмәсе” һәм “Сабантуй чишмәсе”. Аларны төзекләндерү, ямьләндерү өчен авылда яшәүчеләр генә түгел, башка төбәкләрдә яшәүче якташлар да матди ярдәм күрсәтте.
Бүген дә “Атайсал” проекты кысаларында авылыбызда чишмәләрне төзекләндерү дәвам итә. Вәсилә һәм Сәгадәт Галләмовлар тырышлыгы белән төзекләндерелеп, агымдагы елда ачылган “Илшат чишмәсе” моның ачык мисалы булып тора. Бу чишмә тирәсендә ял паркы ясау аларның уллары Илшатның изге хыялы иде. Чишмә һәм аның тирәсендәге күркәм манзараны барлыкка китерү бу изге күңелле егетнең башлангычы белән кузгатылган иде. Кызганычка каршы, Илшат Сәгадәт улының чәчәк кебек гомере махсус хәрби операциядә вакытсыз өзелде.
Илшат шушы авылда туып, тәпи басканнан бирле табигать кочагында үскән, аның байлыгына ихлас күңелдән сөенгән, аны саклар өчен җан атып, башкаларны да үз артыннан ияртеп, матурлык тудыручы бер баласы иде. Аның мавыгулары һәм шөгыльләре гаять күпкырлы булып, урта мәктәптә укыганда бер үк вакытта баян классында да шөгыль­ләнеп, “Умартачылык” курсларында укып, таныклыклар ала. Шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, чаңгы спорты белән даими шөгыль­ләнә. Район Сабантуйларында ат чабышларында призлы урыннар яулый. Физика, математика фәннәре буенча республика олимпиадаларында төрле дәрәҗәдәге Дипломнарга лаек була.
Илшат тырыш, максатка омтылучан, башлаган эшен җиренә җит­керүче кеше иде. Ул кеше­ләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, олыны – олы, кечене кече итә белде. 2008 елда Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга керде, бер үк вакытта УГАТУ каршындагы хәрби кафедрада укый. Хезмәт юлын 2013 елда Ырынбур өлкәсендә хәрби авиация гаскәрләрендә башлый. 2017 елның июленнән – Ульяновск өлкәсендә хәрби частьларның борт радиоэлектрон комплексы инженеры, прицел-навигация комплексларын хезмәт­ләндерү төркеме начальнигы, 2023 елдан “Ил-76” самолетларында борт инженеры вазыйфаларын башкара.
Илшат Сәгадәт улы 2018 елда гаилә корып, хатыны Рузилә Рөстәм кызы белән ике балага – Илдар һәм Тимурга гомер бирәләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Илшат та әтисе, Башкортстанның атказанган урманчысы Сәгадәт Мостафа улы, әнисе, укытучы Вәсилә Тәмриз кызы үрнәгендә тәрбияләнеп, бер дигән гаилә башлыгы, балалары өчен хәстәрлекле әти булды.
Хәрби хезмәт чорында капитан Илшат Галләмов үзен белемле, тәртипле, җаваплы, куелган бурычны намус белән вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкаручы буларак күрсәтте. Ул “Ил-76” самолет­ларының конструкцияләрен һәм прицел-навигация комплексларын эксп­луатацияләү кагыйдәләрен төгәл белә. 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнашып, йөздән артык самолетны очуга әзерли.
Илшат Галләмов “Тәртип урнаштыру операциясе”, 2нче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Хәрби хезмәттә аерылып торганы өчен” медальләре белән бүләкләнә. 2024 елның 21 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Миякә районы­ның Баязит авылында җирләнә. Үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләк­ләнә.
Быел игълан ителгән ел кысаларында Илшат истәлегенә чишмә ачылу аерым әһәмияткә ия. Шушы төбәктән юл башын алган бихисап чишмәләр – инешләргә, инешләр – елгаларга, елгалар диңгезләргә барып кушылып, олы суларны тулыландырып, тормышны, тереклекне дәвам иткән кебек, Илшатның да тыныч тормыш өчен керткән өлеше диңгезләргә кушылган чишмәләр сыман. Элек-электән сулыклар, чишмә­ләр үзен караган, тергезгән кеше исеме белән атала торган булган. Бу чишмә дә, якты исемен мәң­геләштерү һәм Илшатка хөрмәт йөзеннән аның башлаган эшен дәвам итеп, “Илшат чишмәсе” дип аталды. Аның челтерәвендә, гүя, Илшатның күкрәгендә чыңлаган орден-медаль­ләр чыңы да, яшәргә дә әле яшәргә дип талпынып, нибары 33 яшендә тибүдән туктаган йөрәк тибеше дә, лачын кебек асыл егетебезне югалту сагышыннан юксыну да, аның турында хәтерләрдә мәңгелеккә уелып калган истәлекләр дә ишетелә кебек...
Чишмә ачу турында карар былтыр Миякәбаш авылы хакимияте депутат­ларының хуплавы нигезендә кабул ителгән иде. Авылның киләчәгенә һәм экологик торышына битараф булмаучылар, Галләмовлар гаиләсе­нең дуслары, туганнары бергәләшеп киңәшләшүе нәтиҗәсен­дә, Илшат­ның планнарын да исәпкә алып, чишмә территория­сенең планы төзелде. Төзекләндерү тәҗрибәсе бул­ган Әнәч халкы Илшат истәлегенә чишмә яңарту эшенә зур теләк белән кереште. Тигезлисе урыннар тигез­ләнеп, ком-таш китерелде, уңайлы баскыч-җайланмалар эшлән­де, быел яз чәчәкләр утыртылып, терәкләр куеп япма ясап, элек-электән урындагы халыкның кәсебен һәм шөгылен чагылдыручы экспонатлар – арба, чана, ат сбруйлары, эш кораллары урнаштырылды. Бу эшләрне башкаруда Венер Әхмәтҗанов, Муса Сираев, Рөстәм Булатов, Фәнил һәм Салават Сираевлар, Якуб Мусин, Алмаз Арсланов, Зөфәр Миргалиев, Финат Хәйбуллин һәм башка бик күп патриот ир-егетләребез ихлас ярдәм итте. Шәхси эшкуарлар Альмир Җиһаншин, Альмир Ахунов, Альберт Әхмәров, Рафаэль Насыйров кирәк-яраклар һәм техника белән тәэмин итеп торды.
Чишмәнең киләчәге дә якты булыр дигән өметтәбез, чөнки ул – гади чишмә генә түгел, авылның искиткеч матур корылмасы, хәтер урыны, илебез һәм авыл тарихының бер сәхифәсе. Чишмә ачылу чарасы бихисап халыкны җыйды: авылдашлар, райондашлар, район җитәк­челеге, дуслар, туганнар, хезмәттәшләр килде. Чарада, шулай ук, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Баш­кортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов һәм аның гаиләсе, “Раббани” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм (Илшатның зурәтисе) катнашты.
Һәркем Илшат турында фәкать җылы сүзләр әйтеп, исемен мәң­геләштерүне хуплады. Киләчәктә бу урын авылның истәлекле урынына әверелеп, гаилә коручы яшь парлар бирегә килеп, тормышка беренче адымнарын шушыннан башласыннар, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезне шушында килеп һәрвакыт искә төшереп торыйк дигән теләкләр яңгырады.
Чишмәләр ага авылны ямьләп,
Көмештәй суын эчегез тәмләп.
Чишмәләр ага үз җырын
көйләп,
Туган илемә иминлек теләп.
Илшатның артыннан изге эшләре, якты истәлекләр калды. Бүген “Илшат чишмәсе” матурлыгы белән бик күпләрне үзенә җәлеп итә, бирегә һәрвакыт кешеләр килә, чөнки һәркем өчен капкалар һәрвакыт ачык. Хәтерләрдә яшә, Илшат, яшә, Чишмә!

Әминә КАЮМОВА,
Миякә районың Әнәч авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас