-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 декабрь , 15:45

Каһарманлык өчен - "Батырлык ордены"

Башкортстаннан СВО сугышчысы Салават Яласов "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән.

Каһарманлык өчен - "Батырлык ордены"
Каһарманлык өчен - "Батырлык ордены"


Махсус операциядә катнашучы, «Башкортстан» полкының Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге рота взводы командиры Салават Яласов алгы сызыктагы ВСУның терәк пунктын юк итте. Бу хакта «Башкортстан батальоны» телеграм-каналында сөйләделәр.

Бурычларның берсен үтәгәндә лейтенант Яласов снайперлар төркемен җитәкли. Салаватның оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә хәрби хезмәткәрләр артиллерия уты астында объектны юк итә, ВСУ сугышчысын әсирлеккә алып, позицияләренә югалтусыз кайта алган.

Күрсәткән фидакарьлеге һәм каһарманлыгы өчен Салават Яласов "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән.

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас