Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Башкортстан» полкының Әхәт Әхмәтьянов исемендәге укчы ротасы взводы командиры Салават Яласов алгы сызыктагы ВСУ терәк пунктын юк иткән. Бу хакта «Башкортстан батальоны» телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Бурычларның берсен үтәгәндә лейтенант Яласов снайпер группасын җитәкли. Салават Яласовның оста җитәкчелеге ярдәмендә хәрби хезмәткәрләр артиллерия уты астында объектны юк итә, ВСУ сугышчысын әсирлеккә алып, позицияләренә югалтуларсыз кайта ала.
Күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Салават Яласовны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.
Фото: «Башкирский батальон» / telegram-канал