+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 декабрь 2025, 12:34

Яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Башкортстаннан СВО зонасына республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 169нчы һәм 170нче гуманитар конвойларны китерделәр. Йөкләр махсус хәрби операциядә катнашучы 59 хәрби бүлекчә өчен тәгаенләнгән.

Яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды
Яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Йөк составында автомобильләр, төзелеш материаллары, рабица-челтәр, автозапчастьләр һәм маскировка челтәрләре, шулай ук азык-төлек, медикаментлар, беренчел кирәк-яраклар һәм шәхси гигиена чаралары.

Шулай ук, сугышчыларга бүләкләр, укучыларның хатлары, саклык чаралары һәм Яңа ел чыршылары да җибәрелде.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, гуманитор йөкне туплауда дәүләт органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре хезмәткәрләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, волонтерлар һәм Башкортстан халкы ярдәм иткән.

Фото: bashinform.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас