

СВО зонасына 57нче гуманитар конвой озатылды. Бу - ел эчендә иң эре гуманитарка. Сугышчыларга машиналар, мотоцикллар, генераторлар, мичләр, автозапчастьлар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп нәрсәләр тапшырдылар. Гумконвой составында йөк машинасы, ике «Газель» һәм прицеплы ике автомобиль бар, дип билгеләп үтте Гүзәл Насыйрова. Җыелган бөтен нәрсәне иглинлылар хезмәт иткән алгы сызыкның 100дән артык ноктасына илтте.
"Акча җибәргән, ярдәм җыйган, сатып алган һәм төргән һәркемгә зур рәхмәт. 5000 км юл үткән һәм йөкнең адресатка барып җитүен тәэмин иткәен машина йөртүчеләргә рәхмәт. Сугышчыларыбыздан Иглин районы халкына зур сәлам һәм рәхмәт сүзләре җиткерәм!" - дип язган хакимият башлыгы.
Фото: "Башинформ"