+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 декабрь 2025, 10:29

Студентлар да яугирләргә ярдәм итә

«Үзебезнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез» волонтерлык хәрәкәте югары уку йортлары арасындагы кампус - Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучылары һәм студентлары йөзендә яңа ышанычлы фикердәшләр тапты.

Студентлар да яугирләргә ярдәм итә
Студентлар да яугирләргә ярдәм итә
Кампуста узган очрашуда хәрәкәт вәкилләре рәисе Гөлдәр Сибагатуллина җитәкчелегендә проектны тәкъдир итте, эш үрнәкләрен күрсәтте һәм җылы толстовкалар тегү өчен әзер өлешләрне тапшырды.

УДНТУның бизнес экосистемалары һәм креатив индустрияләр институтының «Технология һәм кием конструкциясе» кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Зарема Григорьева җитәкчелегендә 4нче курс студентлары мини-конвейер оештырды, бурычларны билгеләде һәм тегүгә кереште. Егетләр өчен бу кыйммәтле практика гына түгел, ә гомум игелекле эшкә реаль өлеш тә - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.

- Студентлар өчен бу практика һәм һөнәри күнекмәләрне эшкәртү генә түгел, чын-чынлап игелекле эшкә өлеш кертү - безнең яугирләргә ярдәм, - диде Зарема Григорьева.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас