Хәрби хезмәткәр кыска вакытлы ялга өенә кайткан һәм Яңа ел кичен хатыны, балалары һәм күпсанлы туганнары белән үткәргән.
"Мин өйгә ялга беренче тапкыр гына кайтмадым. Кыска вакытлыда да булдым, яралану буенча да дәваландым. Ләкин фронтка киткәннән соң Яңа елны гаилә белән беренче тапкыр каршылыйм. Мин яратканнарымны күрүгә һәм кочагыма алуыма бик шат. Өстәл артында, чыршы янында миңа бик күп җылы сүзләр әйттеләр, шулкадәр күңелле теләкләрен җиткерделәр. Әлбәттә, мин дә туганнарыма, уфалыларга, Башкортстан халкына яхшылыклар гына телим.
Хәзер фронтта минем полкташларым алгы сызыкта дошман белән көрәшә. Егетләр көннән-көн Җиңүне якынайта.
Җиңү безнең якта булачак, чөнки безнең эш - хак. Дошман тар-мар һәм юк ителәчәк. Сугышчылар Югары Башкомандующий куйган бурычны үтәячәк һәм махсус хәрби операциянең максатына ирешеләчәк. Ә хәзергә алга барырга кирәк. Безнең артта - Русия, Башкортстан һәм безнең гаиләләр.
Яңа ел белән, якташлар!" - диде "Брюс".
Фото: "Башинформ" агентлыгы.