Руслан Хәбибов искәрткәнчә, Башкортстанда СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 54 төбәк чарасы бар. Ә гомумән, федераль һәм башка ярдәм формаларын исәпкә алганда, аларның саны 99.
"Безнең беренче, төп бурыч-кирәкле документлар комплектын рәсмиләштерү. Һәм монда, әлбәттә, беренче ярдәмчеләребез - «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары. Алга таба без һәр ветераныбыз белән килеп туган мәсьәләләрне хәл итәбез», - диде Руслан Хәбибов.
Алга таба эшкә урнаштыру, диспансерлау проблемалары хәл ителә, зур психологик ярдәм блогы эшләнгән. "Әлбәттә, монда хөрмәтле ветераннарыбызга, аларның гаиләләренә юридик яктан ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк", - диде Руслан Хәбибов.