+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
3 гыйнвар , 16:45

СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары арттырылды

Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткәрләр өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләүләре күләмен 1 миллион сумга кадәр арттырдылар.

СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары арттырылды
СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары арттырылды

Хәрби хезмәт узучы гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итү турындагы указга кертелгән үзгәрешләрне республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалады.

Ярдәм чарасы 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. 1 миллион сум күләмендә төбәк ярдәме алу хокукы 2026 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас