+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 гыйнвар , 13:55

"Шаман" "Теләкләр чыршысы"нда катнашкан

Бишбүләк районыннан «Шаман» позывнойлы СВОда катнашучы «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылган.

"Шаман" "Теләкләр чыршысы"нда катнашкан
"Шаман" "Теләкләр чыршысы"нда катнашкан


Бу хакта Бишбүләк районы хакимиятеннән хәбәр итәләр. "Шаман" позывнойлы яугир контракт төзегәннән бирле беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмнәрен гаиләсендә уздыра.
Хәрби хезмәткәр үзенең буш вакытының бер өлешен хәйриягә багышларга карар кылган. Район хакимиятендә ул социаль ярдәмгә мохтаҗ өч яшьлек малайдан хат сайлаган. Бала конструктор җыелмасы турында хыялланган. Хәрби хезмәткәр баланы бәйрәм белән котлаган һәм аңа озак көтелгән бүләк — Lego конструкторын, шулай ук тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр җыелмаларын тапшырган.

Фото: Башинформ

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас