-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 гыйнвар , 11:30

«Нива» автомобиле алгы сызыкка китте

Тәтешлелеләр СВО ихтыяҗлары өчен биш ишекле «Нива» автомобиле сатып алган.

«Нива» автомобиле алгы сызыкка китте
«Нива» автомобиле алгы сызыкка китте
Меценатлар СВО ихтыяҗлары өчен 330 мең сумлык биш ишекле «Нива» автомобиле сатып алган. Техника кырыс шартларда алгы сызыкта ватылып ятмасын өчен алар запас частьләргә өстәмә рәвештә 20 мең сум бүлгән һәм тулы бак бензин тутырган.

"Районыбызның эшкуарлары якташларына ярдәмчеллеген кабат эш белән исбатлады. Фидан Бәлагытдинов һәм Фәнис Халитов ил язмышына битараф булмау үрнәге күрсәттеләр, — дип сөйләде Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов. — Транспортны әзерләүгә көч салган осталарыбызга аерым рәхмәт. Рамил Әхмәтдинов һәм Наил Хөсәенов, машина теләсә нинди бурычка әзер булсын өчен, ремонт ясадылар һәм тулы техник хезмәт күрсәттеләр».

Автомобиль «Ермак» позывнойлы сугышчының (Әрибаш авылында туган) соравы буенча сатып алынган. Техника үз юлы белән фронтка китә. Руль артында — Туган илен абыйсы белән иңгә-иң куеп саклаучы «Мин» позывныйлы сугышчы.

"Фидан Галимҗан улы белән Фәнис Юрис улына, шулай ук безнең осталарга уртак Җиңүгә керткән зур өлешләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез! „Мин“ гә, аның абыйсы „Ермак"ка һәм барлык егетләргә уңышлар, ныклы тыл һәм тизрәк исән-сау кайтуларын телибез!"— дип язган район башлыгы.

 
Фото: страница главы администрации Татышлинского района Фанура Шайхисламова / ВКонтакте


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас