+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 гыйнвар , 06:20

"Әти тизрәк өйгә кайтсын!"

Салават районының Малаяз авылыннан 6 яшьлек Әмир Сафин Уфа шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмендә булды.

"Әти тизрәк өйгә кайтсын!""Әти тизрәк өйгә кайтсын!"
"Әти тизрәк өйгә кайтсын!"
Чара республиканың иң матур залларының берсендә - Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узды. 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 500дән артык бала, чын Яңа ел могҗизасын күрер өчен, купшы чыршы тирәсенә җыелды. Бәйрәм гадәти булмаган форматта узды: матур костюмлы тамаша уеннар, биюләр, мавыктыргыч квестлар белән үрелеп барды.

Әлбәттә, чыршы янында Кыш бабай белән  зур әйлән-бәйлән уйналды. Балаларга шулай ук тәмле төшке аш ашаттылар һәм татлы бүләкләр бирделәр.

Яңа ел чыршысы янында малайлар һәм кызлар иң изге теләкләрен әйтте. Әмирнең бер генә теләге бар: аның әтисе җиңү белән тизрәк өенә кайтсын!

Фото: "Салават җирендә" сайты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас