Учалы шәһәреннән Заһир Вәлиев ике аягы каты яраланганнан соң да эвакуациядән баш тарта һәм үзенең подразделениесе белән командалык итүен дәвам итә. Госпитальгә барырга дошман чигенгәннән соң гына ризалаша.
Бу майорның тарихы - батырлык, кыюлык, рух көче һәм бурычка тугрылык үрнәге. 2 ел дәвалана һәм тернәкләнә. Инвалид статусыннан тулы канлы тормыш дәрәҗәсенә кадәр барып җитә.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» проекты студиясендә СВО ветераны Заһир Вәлиев аның таянычы - гаиләсе, -дип белдерде. Әле беренче көннәрдә, берни дә ачык булмаган һәм госпиталь табиблары аякларын ампутацияләү турында карар кабул иткән вакытта ук, аның белән абыйсы булган һәм машинада Урал аръягыннан хатыны Наталья килеп җиткән. Кулына нарасыен күтәреп. Ә өйдә әти-әниләре белән аларның тагын ике баласы калган.
Заһир Вәлиев хәзер яңадан сафка басты: Башкортстанга кайтты, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, хатыны белән бергә «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасында катнаша. Протезларда руль артында Учалыдан Уфага бара. Һәм киләчәккә якты планнар төзи.
Фото: Заһир Вәлиевның шәхси архивыннан.