+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 гыйнвар , 05:48

Башкортстанда яугирләрне ничек каршы алачаклар?

Узган ел Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланды. 2025 елда төбәктә меңләгән хәрби хезмәткәргә һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтелде. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.  

Башкортстанда яугирләрне ничек каршы алачаклар?Башкортстанда яугирләрне ничек каршы алачаклар?
Башкортстанда яугирләрне ничек каршы алачаклар?

"Быел эшне дәвам итәчәкбез, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйбыз. 2025 елда безнең системалы эш һәм ярдәм күрсәтү инфраструктурасын булдыра башлавыбыз мөһим булды - махсус үзәкләр булдырылды. Алар республиканың һәр шәһәрендә булырга тиеш. Районнарга да моңа игътибар итәргә кирәк.

Бүгенге көнгә СВО зонасыннан өч меңнән артык хәрби хезмәткәр кайтты. Аларның 73 проценты эшкә урнашкан. Калган 27 проценты - юк, әмма төрле субъектив сәбәпләр аркасында. Тиздән фронттан кайтучы сугышчыларның саны дистәләрчә меңгә җитәчәк. “Без аларны каршы алырга әзерме?" - дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Әгәр юк икән, нишләргә кирәклеген җентекләп уйларга кирәк", - диде Радий Хәбиров.

Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2026-01-13/gotovnost-1-kak-v-bashkirii-gotovy-vstretit-uchastnikov-svo-4534239

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас