

Тәтешле районында яшәгән, илгә "Фәнис Безбашенный" булып танылган батыр Фәнис Хөсәеновның картәтисе вафат булган.
Миңнемәгъдән ага Хөсәеновның вафат булуы турында район хакимияте башлыгы Фәнур Шәйхисламов хәбәр итә.
Миңнемәгъдән Муса улы игенче була, хәләле белән сигез бала үстерә. Гаиләдә дистәләгән оныклар һәм туруннары бар, алар арасында ике улы һәм биш оныгы махсус операциядә катнаша.
Ә Фәнис Хөсәенов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 2022 елның 3 сентябрендә ул дошман солдатын әсир итеп ала һәм БТРны куып алып китә. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Яңа Кайпан мәктәбендә аның хөрмәтенә исемле парта куелган. «Башкортостан» киностудиясе Фәнис турында фильм төшерә.
Фото: "Башинформ"