+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 гыйнвар , 06:15

Якташлар яугирләребезне онытмый

Баймактан махсус хәрби операциядә катнашучыларга алгы сызыкка гуманитар йөк белән киткәннәр. Баймак районы хакимияте хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткәрләргә Югары Яекбай авылыннан эшкуар Айдар Гаеткулов ярдәм иткән. Ул якташ яугирләр өчен 27 кубометр такта әзерләгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Якташлар яугирләребезне онытмыйЯкташлар яугирләребезне онытмый
Якташлар яугирләребезне онытмый
Төзелеш материалларыннан тыш, йөк машинасына тушенка, блиндаж шәмнәре, җылылык изоляцияләү материаллары, пималар, вакуум пакетларда пылаулар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәк-ярак төягәннәр.

“Узган елда без дә ике “КамАЗ”да гуманитар ярдәм алу өчен Баймакка бардык. Быел да зур күләмдә йөк төядек. Мин якташларым белән горурланам. Алар үзебезнекеләрне беркайчан да ярдәмсез калдырмый. Бик зур рәхмәт сезгә. Җиңү безнең якта булачак, көтегез”, - диде махсус хәрби операциядә катнашучы “Акула” позывнойлы яугир.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас