+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 гыйнвар , 10:40

Афәрин, Рамазан!

Әбҗәлил районының Ниязгол авылы мәктәбе укучысы Рамазан Хибәтуллин СВОга үз мотоциклын җибәргән.

Афәрин, Рамазан!
Афәрин, Рамазан!

Үсмер СВО зонасына әтисе бүләк иткән «Патрон» мотоциклын бирергә булган.

Рамазанның әтисе, Илшат Хибәтуллин "Шат" позывнойты яугир сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Мотоцикл үсмер өчен кыйммәтле хәтер булган, ләкин ул хәзер бу техника кемнеңдер тормышы бәйле булган урында кирәкрәк, дип карар кылган.

«Минем өчен бу күңел ачу гына, ә фронтта ул кемнеңдер гомерен саклап кала алачак. Кемнеңдер әтисе өйгә кайтачак", - дип Рамазан үз карарын шулай аңлатты.

Егет үзенең әтисе белән горурлануын һәм бер көнне аның мотоциклында йөриячәк сугышчының кулын кысарга хыяллануын әйтте.

Киләчәктә Рамазан да тормышын хәрби эш белән бәйләргә тели. Ә әлегә ул укый, спорт белән шөгыльләнә һәм хоккей уйный — командада ул капкачы.

Афәрин, Рамазан!

Фото: "Новости Башкирии" МАХ каналыннан алынды.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас