+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 гыйнвар , 10:17

БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәү метрополитенының «Аминьевское» депосында булды, анда ул пилотсыз һәм автоном транспортның алдынгы үрнәкләре белән танышты.

БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?
БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү нәрсә бирә?
Тәкъдим ителгән эшләнмәләр Русиянең технологик суверенитет һәм югары технологияләр өлкәсендә лидерлык ягына ышанычлы хәрәкәт итүен ачык күрсәтә.

Эш сәфәре барышында Президентка Мәскәү метрополитенының беренче пилотсыз составы күрсәтелде. Проект 2024 елда старт алды, ә киләсе елда автоном режимда поездлар пассажирлар ташый башлаячак. Бу - үзебезнең инженерлык чишелешләренә һәм программа комплексларына нигезләнгән шәһәр инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа этабы.

Тарих шуны раслый: нәкъ менә җитди сынаулар чорында алга киткән технологияләр формалаша. Бүген пилотсыз системалар гражданнар җәмгыяте үсешенең дә, дәүләт иминлеген тәэмин итүнең дә төп элементына әверелә.

Бүген пилотсыз платформалар белән идарә итүне үзләштерүчеләр иртәгә транспорт, сәнәгать һәм ил оборонасы торышын билгеләячәк.

Пилотсыз системалар гаскәрләре - Русия Кораллы Көчләрендә иң перспективалы һәм динамик үсеш алучы юнәлешләрнең берсе. Биредә яңа буын белгечләре - операторлар, инженерлар, аналитиклар хезмәт итә.

БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү:
1. Алдынгы технологияләр белән эшләү;
2. Әзерлек һәм җиһазлануның югары дәрәҗәсе;
3. Киләчәк белән бәйле кирәкле белгечлек;
4. Русиянең хәвефсезлегенә һәм технологик үсешенә өлеш.

Илебезнең пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак мәкълүмат алу өчен 122 номерына шалтырат!

Фото: РИА Новости

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас