+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 гыйнвар , 09:29

Пилотсыз очкычлар - армиянең киләчәге

Бүген хәрби хәрәкәтләрне пилотсыз очкычлардан башка күз алдына да китереп булмый.

"Оборона министрлыгы" ТГ каналыннан алынды
"Оборона министрлыгы" ТГ каналыннан алынды

Без еш кына бу мөһим коралны үзләштергән офицерлар һәм сугышчылар турында сөйлибез. Алар дошманның техникасын һәм тере көчен зарарлап кына калмый, дошманның хәрәкәтен вакытында ачыклап, азык-төлек, су һәм сугыш кирәк-яраклары китереп, безнең сугышчыларның гомерләрен дә саклап кала.

Безнең геройларның һәрберсенең үз юлы, әмма уртак максаты - Җиңү. Яков Захаровның СВОга кадәр тракторчы һәм төзүче булып эшләү тәҗрибәсе бар иде. Хәзер инде ул Батырлык ордены һәм IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән.

Марсель Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән, ләкин эштән китеп, үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнаша. Яхшы сугышчан хезмәтен бәяләп, ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Дэвид студент булган, ләкин үз теләге белән фронтка киткән, хәзер ул һава киңлеген уңышлы яулый, Суворов һәм «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Тулырак - безнең видеода.

Читайте нас