Хәрби хезмәткәр махсус әзерлек курсын узган, пилотсыз системалар бүлекчәсендә хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәгән өчен Руслан Ибраев Жуков медале белән бүләкләнә.
Руслан сүзләренчә, дошманны юк итү өчен һөҗүм "кошларын" безнең сугышчылар кызганмый:
"Бер блиндажга, терәк пунктка җиде-сигез данә җибәрә алабыз, әгәр анда кемдер бар икән һәм аны юк итәргә кирәк икән".
Пилотсыз система гаскәрләрендә хезмәт ит - Ватаныңны үз канатың белән капла!
Тулырак мәгълүматны Башбат.РФ сайтында һәм 122 номеры буенча шалтыратып белә аласыз.