+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 гыйнвар , 20:05

Артур исән!

"Мин исән, сәламәт! Имеш-мимешләргә ышанмагыз, зинһар!" - дип җавап бирде Артур үзенең язылучыларына.

Артур исән!
Артур исән!


Өлешчә мобилизация вакытында интернет-йолдызга әверелгән Башкортстан җырчысы Артур Хәсәнов махсус операция зонасында һәлак булуы турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде. «Хәсән» кушаматлы сугышчы җанатарларының борчылулы уйларын таратты һәм сториста фотографиясе белән уртаклашты.

Артур Хәсәнов өлешчә мобилизация вакытында социаль челтәрләр йолдызы булды. Аның җырчы Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкару видеосы шунда ук таралды һәм аңа көтелмәгән популярлык китерде. Артур җырлаган видеоролик астында бик күп уңай шәрехләр калдырдылар. Аның вокаль сәләтен башкорт һәм татар эстрадасының танылган җырчылары Әнвәр Нургалиев һәм Рифат Зарипов югары бәяләде.

Бүген «Хәсән» СВОда хәрби бурычларны уңышлы үти. Шулай ук, ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә, берничә композиция чыгарган, ял вакытында концерт һәм фестивальләрдә чыгыш ясый.
 
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: Артур Хасанов / соцсети

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас