+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 гыйнвар , 10:00

Аларның фидакарьлеге иң югары бәягә лаек"

СВО зонасында «Башкортостан» мотоукчылар полкының Советлар Союзы Герое Георгий Ветошников исемендәге инженер-сапер ротасы хәрбиләрен медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Аларның фидакарьлеге иң югары бәягә лаек"
Аларның фидакарьлеге иң югары бәягә лаек"
Бүләкләү тантанасы фронтта Русия Кораллы Көчләренең Инженер-сапер гаскәрләре көнендә узды.

Башкортстан бүлекчәсе хәрбиләре теләсә нинди шартларда хәрби бурычларны уңышлы үти, штурм группалары һәм мотоукчылар батальоннары хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итә, дип билгеләп үтте командование.

Башкортстан саперлары махсус хәрби операциядә катнашу вакытында дошман куллана торган иң катлаулы тозакларны да нәтиҗәле танып белергә һәм зарарсызландырырга мөмкинлек бирә торган зур тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр туплады.

"Аларның фидакарьлеге һәм профессионализмы иң югары бәягә лаек, чөнки алар көн саен хәрби бурычларны үтәү өчен үз гомерен куркыныч астына куя", — дип белдерде үзенең полкташлары турында «Журналист» позывныйлы «Башкортостан» полкы хәрби хезмәткәре.

Фото: "telegram-канал «Записки Журналиста» / соцсети"
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас