+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 гыйнвар , 18:42

Фермерның хыялы тормышка ашкан

Ярмәкәй районында яшәүче Виктор Прохоров дәүләт ярдәме белән авылда үз бизнесын гамәлгә ашыра. Социаль контракт кысаларында СВО яугире 350 мең сум алган, зур булмаган дуңгыз фермасы һәм ит продуктлары җитештерү буенча мини-цех булдырган.

Фермерның хыялы тормышка ашкан
Фермерның хыялы тормышка ашкан

Финанс ярдәме фермерга тырма, вакуум ваклагычы, үзбушаткыч тагылма, бөртекле азык сатып алырга мөмкинлек биргән. Виктор Прохоров шулай ук ит продуктларын әзерләү процессын җайга салган, аларны атнага бер тапкыр районның үзәк базары территориясендә сата.

Агымдагы елдан СВО ветераннарының үз эшләрен ачканда (уртача керемне исәпкә алмыйча) дәүләтнең финанс ярдәмен алу мөмкинлеге барлыкка килде. Идеяне формалаштырганда һәм бизнес-план төзегәндә барлык кирәкле консультация ярдәмен «Русия эше» үзәкләре хезмәткәрләре бушлай күрсәтә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас