Бөек Ватан сугышы дәверендәге “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг бүген дә еш яңгырый. Бу сүзләрдә халыкның бердәмлеге, уртак максатка ирешү өчен көчләрне берләштерүнең мөһимлеге чагыла. Ул вакыттагы кебек үк, бүген дә илебез алдында җитди сынаулар тора. Һәм бу сынауларны уңышлы узу өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш. Кызганычка каршы, армия дәүләт карамагында, барысы белән дә ул тәэмин итәргә тиеш, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әлбәттә, бу – дәүләтнең төп бурычы һәм армия тиешенчә тәэмин ителә. Шул ук вакытта халыкның ярдәме, волонтерлык хәрәкәте дә бик зур әһәмияткә ия. Волонтер штабларындагы эшчәнлекне, аның шулкадәр киң булуын ишетеп-күреп торабыз. Гади кешеләр, башлыча, пенсия яшендәге апалар – әниләр, нәнәйләр, тәү чиратта, яугирләребезнең көнкүрешен бераз булса да җиңеләйтү һәм җиңүне якынайту максатында зур тырышлык һәм көч сала. Шуңа аларны бүгенге заманның чын геройлары, дип кыю әйтергә мөмкин. Өч ел элек оешкан һәм йөзгә якын кешене берләштергән “Кармаскалинцы СВОим” штабы – Кырмыскалы районында иң эре һәм актив оешмаларның берсе, аның әгъзалары хәрбиләргә генә түгел, аларның туганнарына һәм авыр тормыш хәлендә калган башка кешеләргә дә ярдәм итә.
Өч ел дәвамында “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабы тарафыннан махсус хәрби операциядәге яугирләргә 90нан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Бүген дә Резида Әхтәмова җитәкчелегендәге штаб эшен дәвам итә, яугирләргә кирәкле әйберләрне җиткерү өчен, үзләренең вакыты белән исәпләшмичә, барлык мөмкинлек-ләрне кулланалар.
Башлыча, пенсия яшендәге хатын-кызлардан (араларында махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең аналары, апалары, нәнәйләре дә бар) торган штабта эш кайный, биредә хәтта ял һәм бәйрәм көннәре дә юк диярлек. Көн саен иртән иртүк эшкә ашыгалар. Килү белән, үзләре әйтмешли, “оперативка” үткәреп, көндәлек бурычларны билгелиләр һәм эшкә тотыналар. Мин килгән көнне дә, Яңа ел каникуллары чоры булуга карамастан, штаб халык белән тулы иде. Шул ук вакытта биредә ярдәм җыю пункты булуын да район халкы яхшы белә, шуңа аннан көнозын кеше өзелми, һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә тырыша: акча да, озак саклана торган азык-төлек продукциясе һәм башка кирәк-яраклар да китерәләр. Барлык мәгълүматны, шул исәптән хәзерге вакытта солдатлар нәрсәгә мохтаҗ булуын дүрт йөзләп кешене берләштерүче социаль челтәрләрдәге чатлардан да белеп була.
“Кармаскалинцы СВОим” эшен төрле юнәлешләр буенча алып бара: яугирләр өчен кием-нәр һәм башка кирәк-ярак тегәләр, бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, төрле ризыклар әзерлиләр, җәйләрен шифалы үләннәрдән чәйләр һәм җиләк-җимеш җыеп, кайнатмалар ясыйлар. Окоп шәмнәре, озак яна торган шырпылар, мазьлар... Кыскасы, алар башкарган эшләрне санап чыгу өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шул ук вакытта госпитальләргә дә зур ярдәм күрсәтәләр, Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы балалар йортларын да онытмыйлар.
Штабта һәркем үз эшен, үзенең бурычларын яхшы белә. Мәсәлән, Венера Латыйпова һәм Рәсимә Мөхәмәтҗанова әлеге вакытта яугирләрнең рюкзакларын каплау өчен махсус япмалар бәйләү белән мәшгуль. Тегүчеләр дә бик күп, күпләре йортларында эшли. Ә Вәсимә апа Зәйнуллина һәм Фәнилә апа Рәмова калын тукымадан матрас тышлыклары тегәләр, аларны Гәүһәр апа Каюмова, Фәнүзә апа Хәмитова, Флюра апа Хисмәтуллина вак кына итеп киселгән паралон белән тутыралар. Болары ячейкалы матрас дип атала. Алар бик җиңел һәм үзең белән йөртү өчен уңайлы. Мондый матрасларны бер партия җибәргән булганнар инде, әле тагын 15 данәгә заказ биргәннәр.
Дроннарга каршы челтәрләрне (штораларны) күпләп сорыйлар, ди беренче көннәрдән үк әлеге штабның эшен алып баруда зур ярдәм күрсәтүче Рәйханә апа Бәширова.
– Алар яугирләрнең гомерен саклап калуда зур ярдәм күрсәтә. 10шар метр озынлыктагы үзенчәлекле челтәрне, башлыча, окопларга кергән урыннарга эләләр. Шушы ук цехта Люзия Загулова, Илсөяр Рәҗәпова, Светлана Абдюшева, дроннарга каршы шторалардан тыш, маскировка челтәрләре үрү өчен аның аслыгын әзерләп, кырларын ныгытып бирәләр, – ди Рәйханә апа, кечкенә, шул ук вакытта мөһим цехның эше белән таныштырып.
Штаб бинасының икенче катында да эш кайный. Җитәкче Резида Әхтәмова, эш барышын күзәтеп, көйләп торудан тыш, маскировка челтәрләре үрүче ике дистәгә якын хатын-кызга тасмалар кисеп тора. Бу эш, беренче карашка мавыктыргыч күренсә дә, бик авыр, зур көч-осталык таләп итә. Башка штабларда, гадәттә, моны ир-атлар башкара. Ләкин ирләр булмаганда да кул кушырып утырмыйлар, Резида Шамил кызы барлык эшләрне үз өстенә ала. Өстәвенә, җайланманың пычаклары да бик тиз тупаслана, аларны алыштырып торырга кирәк.
Ничек кенә булмасын, хатын-кызлар зарланмый, бөтен күңелен биреп, Җиңүне якынайту өчен вакытын да, көчен дә кызганмый хезмәт салалар.
Резида Шамил кызының оештыру сәләтенә дә, эшләрне алып баруына да сокланмый мөмкин түгел. Әлбәттә, башкаларны эшкә җәлеп итү һәм үз артыңнан ияртү өчен бик күп сыйфатларга ия булу мөһим. Ә Резидә Әхтәмованы районда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Дүрт дистә елдан артык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган ул һәм бүген дә эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта волонтерлар штабындагы эшне дә югары дәрәҗәдә оештырган. Башка төбәкләрдәге штаблар белән элемтәдә торалар, шулай ук авыл биләмәләрендәге волонтерлар хәрәкәтләре белән берлектә эшлиләр. Уфа районындагы “Маскировка Щит Уфа” волонтерлар оешмасы белән тыгыз элемтәдә торалар, бу эшне көйле алып барырга булышлык итә.
Гомум көч белән бу вакыт эчендә “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабы тарафыннан 92 гуманитар ярдәм озатылган. Шулар арасында 368 маскировка челтәре, бер меңгә якын төрле зурлыктагы мендәрләр, 1300 дроннарга каршы челтәрләр, 1700 окоп шәмнәре... Бу исемлектә нәрсә генә юк. Резида Шамил кызы ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтле. Авыл биләмәләре хакимиятләре, эшкуарлар, райондагы предприятиеләр, шул исәптән Кырмыскалы икмәк комбинаты, умартачылар, иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәрвакыт ярдәмгә килә.
Әле Яңа ел алдыннан гына уртак көч белән зур гуманитар ярдәм озатылган. Яугирләргә дә, балалар йортлары тәрбияләнүчеләренә дә Яңа ел бүләкләре әзерләгәннәр. Әлеге акциядә мәктәп укучылары да бик актив катнашкан: һәр посылкага җылы эчтәлекле хатлар язып салганнар. Гадәттә, Яңа ел алдыннан могҗизалар булучан. С . М. Чугункин исемендәге урта мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Маша язган хат шул ук мәктәпне тәмамлаучы яугирнең кулына килеп эләккән. Егет мөмкинлек килеп чыгу белән, Резида Шамил кызына шалтыратып, үзенең шатлыгы белән уртаклашкан һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткергән. Ә Машага рухын күтәрерлек хаты, изге теләкләре өчен аерым бүләк җибәрәчәген әйткән. Һәм күпмедер вакыттан хәбәр дә килеп ирешә: “Резида Шамил кызы, шушы куар-код буенча бүләкне алып, Машага илтеп бирсәгез иде”, – диелгән анда. Маша яшәгән йортка солдат бүләге белән барып кергәч, гаилә әгъзалары күпмедер вакыт телсез кала: “Шулай булуы мөмкин микәнни?”, “Бу чын могҗиза бит!” – беренче җөмләләре шундый була. Ачыклануынча, Маша “Солдатка хат” акциясендә һәрвакыт катнашырга тырыша, бу юлы да ул 15 хат язган. Берсе авылдашына эләксә, калганнары да күпме яугирләрнең кәефен, хәрби рухын күтәргән.
– Гуманитар ярдәмне, тәү чиратта, 428нче полк өчен әзерлибез. Шулай да, безнең район егетләре башка полкларда да бар, шуңа ярдәм кайда кирәк – шунда озатабыз. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” лозунгы астында эшлибез. Безне хәзер командирлар да яхшы белә, телефон номерымны табып, миңа шалтыраталар. Араларында укучыларыбыз да күп. Кыска вакытлы ялга кайтучылар да рәхмәт әйтергә килә, видеолар сала. Аларны күз яшьләре белән карыйбыз да, тагын да дәртләнеп, җиңүне якынайту өчен эшкә керешәбез, – ди Резида Шамил кызы.
Бүгенге вәзгыятьтә “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг аеруча актуаль яңгырый. Бу – безнең бердәмлегебезне, рухи көчебезне күрсәтүче, җиңүгә ышанычыбызны ныгытучы чакыру. Шуны да онытмаска кирәк: Җиңү – ул бары тик фронтта гына яуланмый. Җиңү – ул тылда да көндәлек тырыш хезмәт, бер-береңә ярдәм итү аша килә. Шуңа күрә һәрберебез үз урынында җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.