

2026 елда да Башкортстанда СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча системалы эш башкарылачак. Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында вице-премьер Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.
Ирек Сәгыйтов, Башкортстан Башлыгы кушуы буенча гуманитар йөкләр илтүдән тыш, СВО зонасыннан кайтканнарны чираттагы ялдан соң озата бару тәэмин ителүен әйтте. Барлыгы 574 колонна ярдәм озатылган, шул исәптән быел инде тугыз колонна.
«Һичшиксез, быел да безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлеше махсус хәрби операция зонасында безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү булачак. Без ай саен гуманитар конвойлар озату эшен дәвам итәбез», — диде Ирек Сәгыйтов.