2025 елның 19 апрелендә Борис әнисенә кесә телефоныннан соңгы хәбәрен җибәрә. “Хәрби заданиегә китәбез. Берничә көн элемтә өзелеп торачак. Мин кайтырмын, әни, борчылмагыз, көтегез”, дигән кыска хәбәр була ул. Соңыннан әнисенең телефонына Габделфәт Сафин башкаруында “Әнкәйгә хат” дигән җырын да җибәрә.
...Кайтам, әнкәй, кайтам инде тиздән,
Хатлар кебек очып үзем дә.
Белсәң иде ничек сусавымны
Синең әйткән җылы сүзеңә.
Газиз әнкәй, беләм, борчыласың,
Синең өчен һаман без бала.
Кайта алмый йөрсәм, зинһар өчен,
Оныттылар диеп уйлама...
Ана йөрәге баласының шатлыгына да, кайгы-борчуларына да сизгер була. Борисның әнисе Гөлчәчәк ханымны да әлеге сагышлы җырны тыңлаганнан соң ниндидер шомлы хис чорнап ала. Әмма өйдәгеләргә сиздерми. Улының хәрби заданиедән исән-сау кайтачагына өметләнә. Бәлки, тиз генә шалтырата да алмас, әмма улының исәнлеге турында бер-ике җөмлә булса да язарга вакыт табачагына ышана. Ләкин нәкъ 4 көннән соң, 23 апрельдә араларының мәңгелеккә өзеләчәген алар башына да китерми.
Борисның әти-әнисе Гөлчәчәк һәм Әхнәф Сөләймановлар Дүртөйле районының Әсән авылында яши. Алар икесе дә Атсөяр авылында туган. Байтак еллар элек, мәктәптә укыган вакытта, Әхнәфнең әтисе Харис абый турында мәкалә язганым да хәтердә. Ленин исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе иде ул. Хезмәттә ирешкәннәре район буенча үрнәк итеп куела иде. Фотосурәте мактау тактасыннан төшмәде. Мактаулы һөнәр остасының күкрәген орден-медальләр бизәде. Өйләрендә озак кына сөйләшеп утырганым истә. Сөләймановлар авылда үрнәкле гаилә. Мәкалә гәзиттә дөнья күргәннән соң да Харис абый белән күп тапкырлар очрашып, күрешеп йөрдек. Әмма, еллар үткәч кенә мин аның Бөек Ватан сугышында гына түгел, Җиңү көненнән соң да 10 елдан артык Көнбатыш Украинада бандеровчыларга каршы көрәшүче хәрби частьта хезмәт иткәнен белдем.
Язмамны махсус хәрби операция батыры Борисның картәтисеннән башлавымның да сәбәбе бар. Харис абый белән Фая апа 4 малайга һәм бер кызга гомер биргән. Улларының барысы да армия сафларында хезмәт итә. Борисның әтисе Әхнәф абый 1973 елда хәрби-диңгез флотында хәрби бурычын үтәп кайта. Аннары бер-бер артлы Рим абый белән Фәһим абыйны армиягә алалар.
Ханис – Харис абыйның өлкән улы. 2024 елның сентябрендә Ханис абыйның улы Олег һәм оныгы Артур, илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Әтиле-уллы Сөләймановлар иң кайнар нокталарның берсенә – Донецк өлкәсенә җибәрелә. Икесе дә бер частьта хезмәт итә. Берничә айдан соң, бер авылны дошманнан азат иткәндә икесе дә бер үк көнне яралана. Хәрби табиблар бер аягын кисеп кенә Олегны үлемнән алып кала. Артурны дошман һөҗүме тынган арада хезмәттәшләре берничә көн буе эзли. Алар өметне өзми, батыр яугирнең исән булуына ышана. Авыр яралардан хәлсезләнгән Артурны бетон плитәләр арасыннан табалар. Күрсәткән батырлыклары өчен яугирләрнең икесен дә солдатның иң мәртәбәле бүләге – “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Әтиле-уллы “Туктар” һәм “Сөләйман” позывнойлы яугирләр бүген чын мәгънәсендә геройлык, патриотлык һәм туган илебезнең тынычлыгы өчен үз гомерен бирергә әзер торган батырлар үрнәге. Мондый бәягә аларның тулы хокукы бар. Чөнки, Бөек Ватан сугышыннан орден-медальләр белән кайткан картәтиләре – иң өлкән Сөләйманов – Харис абый үз балаларына, оныкларына шундый тәрбия биргән, ил чакырганда Ватаныбызны сакларга әзер булырга кирәклеген төшендереп үстергән.
Узган ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантана иттек. Фашист илбасарлары калдыгы – көнбатыш Украинада яшеренгән бандеровчыларны дөмектерүгә дә 75 елдан артык вакыт узса да, неофашистлар янә баш калкытты. Күрәсең, 1950 еллар ахырына кадәр барган сугышта Харис Сөләймановлардан качып котылган башкисәрләр калгандыр. Хәзер аларны тар-мар итү өчен Харис абыйның оныклары кулына корал алды.
Шуларның берсе – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Борис Сөләйманов турында язганда, мин аларның нәселе никадәр көчле рухлы, Ватаныбызның чын патриотлары булуына тагын бер инандым.
Борис 1978 елның 7 апрелендә дөньяга килгән. Әти-әнисе Әсән авылына күченеп килгәнлектән, 9нчы сыйныфны биредәге мәктәптә тәмамлый. Аннары Югары Яркәйдә училище тәмамлап, шофер таныклыгы ала. Берничә ел “Башавтотранс” берләшмәсе системасында эшләгәннән соң, Яр Чаллы кызына өйләнеп, Стәрлетамакка күченәләр. Биредә бераз “аякка баскач” гаилә шәхси бизнес ачу максаты белән хатыны Иринаның туган ягына – Яр Чаллыга күченә. Бу вакытта инде аларның өч сабые үсеп килгән була.
– Борис, картәтисе кебек, чик сакчылары гаскәрләрендә Сахалинда хезмәт итте, – ди әтисе Әхнәф Харис улы. – Спортчы иде. Кече яшьтән үк максатчан, тырыш, ярдәмчел булды. Махсус хәрби операция башлангач, дус егетләре арасында үз теләге белән сугышка китүчеләр дә аз түгел иде. Өч бала әтисе булу гына аны бераз туктатып торганын без дә сизә идек. Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, Стәрлетамактан Яр Чаллыга күченгәч, исәпкә басарга хәрби комиссариатка баргач, мобилизацияләнүче буларак кулына повестка тоттырганнар. Дөресен әйткәндә, контракт төзеп, махсус хәрби опреация биләмәсенә китәргә җыенганын әйтмәсә дә, әнисе бераз сизенә иде. Борисны уйлаган ниятеннән туктатып булмаячагын белә идем. Күңеле нечкә, кешелекле булса да, ул көчле рухлы, ныклы характерлы бала иде. Шуңа күрә, өч бала әтисе буларак, бәлки, китмәссең дә әле, дигән үгетләү сүзе урынсыз иде. “Борчылмагыз, бәлки, Казанга баргач, кире кайтарып җибәрерләр әле”, – дигән сүзне дә безне тынычландыру өчен генә әйткәне аңлашыла. Борисны сугышка озату өчен Дүртөйледә яшәүче туганнары җыелышып Яр Чаллыга бардык.
– Абыйның махсус хәрби операциягә китәсен мин башкаларга караганда яхшырак аңлый идем, – ди сеңлесе Ләйсән. – “Минем сыйныфташларым яу кырында, мин дә барырга тиеш. Безнең кебек ир-егетләр ил терәге булырга тиеш”, – дигән сүзләрен әле дә онытмыйм. Шулай да, Казаннан хәрби күнекмәләр сынавыннан соң кайтарып җибәрерләр кебек иде. Чөнки аның күзләре яхшы күрми иде. Ләкин ул кире кайтмады.
Борис Сөләйманов Донецк өлкәсенең Красноармейск районында урнашкан хәрби частька эләгә. “Әсән” кушаматлы яугир, нигездә, алгы сызыктагы хәрби операцияләрдә катнаша.
“Махсус хәрби операциядә катнашуыма үкенмим. Биредәге яугирләрнең төп максаты – илебезне украин неонацистларыннан азат итү. Без өйләребезгә бары тик Җиңү белән генә кайтырга тиеш. Башкача беркайчан да, Ватаныбызга дошман аяк басмасын, 20-22 яшьлек егетләр кулына корал алмасын өчен без җиңү яуларга тиеш”, – дип яза Борис бер смс хәбәрендә.
Ефрейтор Борис Сөләйманов берничә тапкыр яралана. 2024 елның февралендә аңа госпитальдә дәвалану өчен отпуск бирәләр.
– Тәнендә җәрәхәтләр булса да, улымның исән-имин кайтуына Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып бетә алмадым. Аны махсус хәрби операциягә озаткан көннән башлап, туган йортына, гаиләсе, балалары янына исән кайтуын сорап догалар укый идем. Күңелдә илгә хәсрәт китергән кайгы-сагыш булса да, башкаларга күрсәтергә тырышмадым. Хәер-сәдакаларыбызны Ходай кабул итеп, улыбыз исән-сау кайтыр әле, дип юандым. Әни кешенең догасы дошман угыннан да саклый, диләр бит. Ә иң мөһиме – без илебезне дошманнан азат итүче яугирләр сафында улыбызның булуы белән горурлана идек. Балигъ булмаган ике кызы Лия белән София, улы Рәмис хакына аның сугыштан исән-имин кайтырга тиешлегенә ышана идек, – ди әнисе.
Әмма кеше язмышы теләк һәм үгет-нәсыйхәтләргә генә бәйле түгел. Кайбердә иң көчлеләрне дә аяктан ега. Борисның сыйныфташы Айрат Латыйповның гомере дә махсус хәрби операциядә өзелә. Кайчандыр үзләре укыган мәктәпнең спорттагы уңышлары да әлеге ике дус егетнең казанышлары белән бәйле була. Алар икесе дә бер чорда диярлек сугышка китә. Канкойгыч бәрелешләрдә хәбәрсез югалган Айратның гәүдәсен 7 ай узганнан соң гына табып, туган авылы зиратында зурлап җирлиләр.
Дустының хәбәрсез югалуы турында ишетү Борисны тагын да тетрәндерә. Узган елның февралендә госпитальдән соң бераз хәл алырга дип, әти-әнисе янына кайткач та ул үз-үзенә урын тапмый. Авыр җәрәхәтләр һәм контузия алган Бориска хәрби табиблар хәрби хәрәкәтләрдә башкача катнашмаска, дигән заключение бирә. Якын туганнары Борисны хезмәт иткән частена бармыйча да “комиссовать” ителү мөмкинлеген карарга кирәк, дип үгетли. Сыйныфташының сугышта хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне ишетү шулай йогынты ясагандырмы, Борис газизләренең тәкъдимен кире кага.
– Абый белән бу темага сөйләшү урынсыз иде, – дип искә ала сеңлесе Ләйсән. – “Табибларның күрсәтмәсе булуга карамастан, мин дәваланганнан соң, хезмәт иткән частема бармыйм икән, частьны рөхсәтсез калдыру дип бәяләнә. Үзем хезмәт иткән частька барып “комиссовать” ителәм. Тәртибе шулай. Тынычланыгыз, озак көттермәм, кайтырмын”, – диде абый. Әсән авылыннан гына 20ләп ир-егет – махсус хәрби операция яугире. Ул үзен һәрвакыт шулар белән бер сафта һәм тиздән Җиңү белән кайтачак геройлар итеп күрде. Минемчә, бүген илебезне неонацистлардан азат итүдә катнашучыларның барысы да – геройлар. Яңгыравыклы сүз түгел, бүгенге чынбарлык шулай. Контракт төзеп, яисә мобилизацияләнеп киткән яугирләребезнең кыюлыгы, тәвәккәллеге сокландыра. Якын киләчәктә без аларның барысын да җиңү белән кайтучы геройлар буларак каршы алачакбыз, дип уйлыйм.
Шундый теләкләр белән озаталар Борисны. Частька барып, берничә көн узганнан соң, 19 апрельдә Борис әнисенә хәрби заданиегә китәчәге турында хәбәр җибәрә. Ихтимал, Габделфәт Сафин башкаруындагы “Әнкәйгә хат” дигән җырны салуы да Борисның шул көннәрдәге уй-кичерешләре белән бәйле булгандыр. Бәлки, яугир бу җыр белән газиз әнисен тынычландырырга гына түгел, ә озакламый исән-сау күрешәчәкләренә ышанганын да әйтергә теләгәндер. Хәрби заданиегә әзерләнгән көнне Борис 16 яшьлек улы Рәмискә дә телефон аша хат яза.
“Аллаһы боерса, мин кайту белән балык кармакларга барырбыз. Картәтине дә алырбыз. Якын дусларны да онытмабыз, көт”, – дип яза ул. Әйткәндәй, әтисе белән балыкка барасы егет үзе бүген армиядә хезмәт итә. Сөләймановларның дүртенче буыны ил сакчысы булып үсеп җитте.
Телефоннан Борисның соңгы “хаты” килеп, байтак вакыт узгач, аның хәбәрсез югалуын хәбәр итәләр.
“Көттек. Исән булуына ышаныч югалмады. Борис нинди генә авыр, катлаулы хәлдән дә чыгу юлын таба торган, чыдам егет иде бит, дип юандык”, – ди әтисе Әхнәф абый.
Билгесезлек ике айга сузыла. Авыр кайгы бер мизгелдә барлык өметләрне, ышанычларны юкка чыгара. Борис Сөләймановның 2025 елның 23 апрелендә Донецк өлкәсенең Красноармейск районындагы Тимофеевка авылы өчен барган сугышта батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.
“Әсән” позывнойлы яугирне узган елның 27 июнендә генә барлык хәрби хөрмәтне күрсәтеп, Әсән авылы зиратында җирлиләр. Гаиләгә көтмәгәндә килгән бәлане, авыр югалту һәм сынауларны бары берләшеп кенә җиңелрәк үткәрергә була. Батырны соңгы юлга озатырга район халкы гына түгел, күрше төбәк һәм районнардан да бик күп дуслары килә.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.
Дүртөйле районы.