+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 гыйнвар , 10:18

Пилотсыз системалар – Армиянең киләчәге!

Алар белән идарә итү операторлары сафын сез дә тулыландыра аласыз

Пилотсыз системалар – Армиянең киләчәге!
Пилотсыз системалар – Армиянең киләчәге!
Бу узган ел Югары Башкомандующий Владимир Путин һәм оборона министры Андрей Белоусов карары буенча төзелгән яңа элиталы гаскәрләр төре. Мондый карар күптән көтелгән иде. Русия Оборона министрлыгының “Красная звезда” басмасы язуынча, “СВО зонасында дроннар кулланып һөҗүм итү бурычлары 80 процентка кадәр үтәлә. Заманча кораллы конфликтларда мондый чараларның роле шулкадәр зур ки, гаскәрләр гамәлләренең уңышы күп очракта пилотсыз системалар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге белән билгеләнә”. Әмма элек дрон операторлары башка хәрби белгечлекләр буенча исәптә торган, хәзер исә аларның эше рәсми статус ала.
Бу автомат белән түгел, ә джойстик белән оста идарә итүче югары класслы, яхшы әзерлекле сугышчылар гаскәре булачак. Шуңа күрә алар өчен аерым шартлар тудырыла һәм анда урыннар саны чикләнгән.

Үзенчәлеге нәрсәдә?

Башка сугышчыларга каралган тү­лә­ү­ләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр мондый контрактчыларга да кагыла, ләкин өстәмә өстенлекләр дә бар.
1. Бу хезмәт хәвефсезрәк, чөнки ул алгы сызыктан читтә бара.
2. Контракт бер елга төзелә. Ул тәмамланганнан соң хезмәттән китәргә яки яңа килешү төзергә мөмкин.
3. Контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип языл­ган.
4. Студентлар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга (урыннар булганда) хокуклы.
5. Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү. Дошман хәрби техникасына уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр өстәмә түләү карал­ган.

Контрактны кемнәр төзи ала?

Кандидатларга карата таләпләр түбәндәгечә:
1. Ир-егет Русия гражданы булырга тиеш. Яңа бүлекчәләрдә хатын-кызлар хәрби-исәп белгечлекләре әлегә каралмаган.
2. FPV-дроннар операторлары – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, башка белгечләр – 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
3. Физик яктан нык һәм сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы.
4. 9 сыйныфтан түбән булмаган белемгә ия.
5. Хезмәт тәҗрибәсеннән башка да оператор булырга мөмкин.
6. Авыр һәм аеруча авыр җина­ятьләр өчен хөкем ителмәгән булырга тиеш. Башка дәрәҗә хөкем ителү­челәргә карата индивидуаль карар кабул ителә.
7. “Геймер тәҗрибәсе” яки радиосамолет; дрон белән идарә итү тәҗрибәсе; “VR” куллану тәҗрибәсе; аэродинамика нигезләрен һәм дронның үз-үзен тотышын аңлау, пространстволы фикерләү һәм “Кадр хисе”, пилотсыз һава суднолары белән идарә итүгә өйрәнү турында сертификатлары һәм таныклыклары булган кешеләр аеруча хуп­лана.

Махсус укыту

Сайлап алуны уңышлы узган һәм контракт төзегән барлык кандидатлар башта махсуслаштырылган уку үзәкләрендә ике ай белем алачак. Аларны пилотсыз системаларны ремонтларга, көйләргә һәм программалаштырырга, 3D-модельләштерү һәм 3D-басма өлкәсендә эшләргә өй­рәтәчәк­ләр. Төрле пилотсыз җайлан­маларны – һава, җир өсте, су өсте һәм су асты очкычларын очырырга, шулай ук коммерцияле БПЛА – “прошивка”, көйләү, хезмәт күрсәтү, ремонтлау буенча курслар каралган. Ә тагын программада – IP-челтәрләр, радиоэлемтә булдыруга, топографик карталарны ачыклу, инженерлык эшенә, сугыш кирәк-яраклары белән эшләүгә һәм транспорт чараларына идарә итүгә өйрәтү.
Курс тәмамлангач, алар тиешле хәрби-учет белгечлеге бирелү турында таныклык алачак.

Нинди ташламалар каралган?

Контрактка кул куйганнарның барысына да бер тапкыр – 1400000 сумлык, ә аннан соң ай саен 220 мең сумнан түләүләр каралган, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы өчен ташламалар да бар. Сугышчан бурыч­ларны уңышлы үтәгән өчен дрон операторлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр ала. Моннан тыш, Башкортстанда СВОда катнашучылар гаиләләренә 50дән артык ташлама гамәлдә. Алар арасында:
* Балалар өчен: мәктәптә түләүсез кайнар аш, сөт кухнясыннан азык-төлек, автобусларда бушлай йөрү, бала­лар бакчасында урын, кол­­лед­­жларда һәм югары уку йортларын­да бюджетта уку һәм тулай торак, ял лагерьларына юлламалар.
* Гаилә өчен: кайбер салымнардан азат итү, кредит каникуллары, базар бәясеннән түбәнрәк торак, күргәз­мәләргә һәм концертларга бушлай билетлар һәм башкалар.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

* Яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка;
* Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Уфа, Революцион ур., 156);
* “Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза калдырырга;
* Паспорт, хәрби билет (булган очракта), никах һәм бала туу турында таныклык (булган очракта), белем турында документлар кирәк.
* Контракт хезмәтенә бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линия номеры – 122.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас