+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 гыйнвар , 09:45

"Һәр тыныч көн өчен рәхмәтле булыйк!"

Мишкә районы халкы СВО зонасына гуманитар ярдәм тапшырды.

"Һәр тыныч көн өчен рәхмәтле булыйк!"
"Һәр тыныч көн өчен рәхмәтле булыйк!"



Конвойны муниципалитет хакимияте башлыгы Лариса Александрова озата барган. Башкортстаннан фронтка автомобильләр, рацияләр, маскировка челтәрләре һәм сугышчан бурычларны үтәү өчен башка мөһим әйберләр илткәннәр.

Лариса Александрова социаль челтәрләрдә фронтка барудан алган тәэссоратлары турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, командировка «күңеле өчен тетрәндергеч» булган, ул бөтен нәрсәгә карашын үзгәрткән.

"Беренчесе - гаять зур рәхмәт хисе. Фронт тирәсендәге районнарда кешеләрнең ничек яшәвен, үз җирләренә ябышып, хуҗалык алып баруын, балалар үстерүен, кешелекле булып калуын күргәч, безнең гадәти, тыныч тормышыбызның кадерен яңача аңлый башлыйсың. Тынлык, крандагы кайнар су, кибеткә тыныч кына барып кайту мөмкинлеге... Без еш кына моны сизмибез, шулай тиеш дип кабул итәбез. Ә анда ул - зур байлык. Бу сәфәр мине тынычлыгыбызның кадерен белергә һәм һәр тыныч көн өчен рәхмәтле булырга мәҗбүр итте.

Икенчесе - абсолют ышаныч хисе. Анда безнең егетләребезнең, техниканың — көчле, чын профессионалларның күпме булуын үз күзләрең белән күргәч, йөрәк горурлык һәм тынычлык хисләре белән тула. Без монда, тылда иң ышанычлы сак астында. Минем башымда шунда ук балалар җырыннан „Безнең армия - иң көчле армия“ дигән сүзләр яңгырады. Һәм бу - үз күзләрең белән күргән чын дөреслек", - дип уртаклаша Лариса Александрова.

Бу хакта https://www.bashinform.ru/news/svo/2026-01-15/glava-rayona-bashkirii-podelilas-emotsiyami-ot-poezdki-v-zonu-svo-4538352 хәбәр итә.

Фото: Башинформ.



Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас