+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 гыйнвар , 10:22

Башкортстан яугирләренә уникаль концерт күрсәтелде

СВО зонасында «Башкортостан» 31нче мотоукчылар полкы сугышчылары алдында алгы сызыкта Санкт-Петербургтан балерина Дарья Захаренкова чыгыш ясады. Биюче классик балет куелышларыннан өзекләр башкарды.  

Башкортстан яугирләренә уникаль концерт күрсәтелдеБашкортстан яугирләренә уникаль концерт күрсәтелде
Башкортстан яугирләренә уникаль концерт күрсәтелде

Программаның иҗади өлешеннән соң сугышчыларга волонтерлык оешмаларыннан гуманитар җыелмалар тапшырылды.

"Хәрби хезмәткәрләр артистларның концерты һәм бигрәк тә Мария театры балеринасының чыгышы белән бик тәэсирләнде. Алар килергә курыкмый, сугышчыларга ярдәм итә. Шуны аңларга кирәк, бездә ял көннәре юк. Эшләр, бурычлар күп. Артистлар бүләк иткән минутлар, сәгатьләр егетләр өчен бик мөһим. Сугышчылар аларга гына түгел, командованиегә дә рәхмәт әйтә. Без беразга гына игътибарыбызны читкә юнәлтәбез, бу сугышчылар өчен бик мөһим", — диде «Башкортостан» мотоукчылар полкы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Александр Мельченко.

Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2026-01-26/v-zone-svo-pered-boytsami-iz-bashkirii-vystupila-balerina-darya-zaharenkova-4550032

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас