+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 Января , 11:49

Батырларның әти-әниләренә "Русия Герое" йолдызы тапшырылды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Балтыйк флоты командующие, адмирал Сергей Липилин "Русия Герое" йолдызын Владислав Бочаровның әти-әнисенә тапшырдылар. Русия Президентының 2025 елның 24 декабрендәге указы белән гвардия капитаны Бочаров Владиславка "Русия Герое" исеме үлгәннән соң бирелде.

Батырларның әти-әниләренә "Русия Герое" йолдызы тапшырылдыБатырларның әти-әниләренә "Русия Герое" йолдызы тапшырылды
Батырларның әти-әниләренә "Русия Герое" йолдызы тапшырылды

"Бүген һәлак булган геройларыбызның әти-әниләренә һәм хатыннарына дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен җыелдык. Аларның батырлыклары антка һәм Ватанга тугрылык символына әверелде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров сәламләү сүзендә. - Исегездә тотыгыз: без һәрвакыт янәшә булачакбыз һәм ярдәм күрсәтәчәкбез. Каһарманнарыбызга – Владислав Бочаровка, Руслан Юлдашевка, Фәрит Габделбаяновка, Сергей Медведевка, Шамил Тимербаевка мәңгелек истәлек һәм мәңгелек дан".

Балтыйк флоты командующие, адмирал Сергей Липилин билгеләп үткәнчә, бүген без илебезнең чын патриотлары, илебезне саклаучылар алдында гражданлык бурычыбызны үтибез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас