Шаран районы егете армия сафларында хезмәт вакытында Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Район хакимияте башлыгы Марат Әхмәдуллин кыска вакытлы ялга туган ягына кайткан контрактчы хәрби хезмәткәр белән очрашкан.
Муниципалитет җитәкчелеге яугиргә һәм аның гаиләсенә ныклыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.
"Волна" позывныйлы сугышчы чакыру буенча хәрби хезмәт узганда контракт хезмәтенә күчү турында карар кабул итте. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең Шаран районында Ватанны саклаучылар юлын сайлаган батыр һәм лаеклы егетләр аз түгел. Алар белән чыннан да горурланырга мөмкин. Аларның карары — яшьләребез өчен чын патриотизм һәм рух көче үрнәге", — дип билгеләде Марат Әхмәдуллин.
Фото: администрация Шаранского района / Марат Ахмадуллин