"Шорох" позывнойлы БПЛА операторы пилотсыз очкычлар белән эшләүче тәҗрибәле хәрби хезмәткәрләр, яу кырында хәлиткеч өстенлеккә ирешеп, сугышчыларның гомерен саклап калырга сәләтле дип саный. Ул Русия Кораллы Көчләрендә пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру турында карар кабул итү дроннарның хәрби бурычларны үтәгәндә зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә, дип белдерә.
- Хәрби пилотсыз системаларны куллану дөньяның барлык илләрендәге гаскәрләрнең барлык төрләренә кагылды. Әйтик, корректировщиклар куллану артиллерия расчетлары ярдәмендә максатларны юк итү төгәллеген арттыра, боеприпаслар чыгымын сизелерлек киметә. БПЛА-разведчиклар һәм "FPV" штурм төркемнәре дошманга нәтиҗәле һөҗүм итәргә һәм алгы сызыкта үз позицияләрен сакларга мөмкинлек бирә. Зур радиуслы, шул исәптән самолет тибындагы БПЛАлар фронтның уннарча һәм йөзләрчә километрлар "тирәнлегендә" бөтен хәрби логистиканы контрольдә тотарга, шулай ук дошманның тирән тылдагы критик мөһим объектларын юк итәргә мөмкинлек бирә. Һәм мондый мисаллар күп, - ди "Шорох".
Хәрби хезмәткәр Русия Кораллы Көчләренең БПЛА операторлары күктәге дуэльләрдә җиңү яулый, дип сөйләде.
- Минем бүлекнең сугышчыларының берсе, “Татар" позывнойлы сугышчының шәхси исәбендә - утыздан артык бәреп төшерелгән дошман дроны. Ул дошманның берьюлы өч һәм аннан да күбрәк пилотсыз очкычы белән сугышта күп тапкырлар тапкыр җиңүче булып чыкты, шул ук вакытта чыдамлык, югары хәрби күнекмәләр күрсәтеп, дошманның безнең позицияләрне алу планнарын җимерде, — ди "Шорох".
Ул ассызыклаганча, фронтта эшелонлаштырылган оборона системасын куллану мөһим, аңа радиоэлектрон көрәш һәм радиоэлектрон разведка элементлары, шулай ук максатларны ачыклау һәм озата бару чаралары, БПЛА-перехватчик расчетлары, заманча төзәү чаралары белән җиһазланган зенит-укчы төркемнәре керә.
- Без үз сугышчыларыбызның гомерен бәяләргә өйрәнәбез, һәм БПЛА куллану хәрби бүлекчәләр җитәкчелегенең барлык дәрәҗәләрендә хәрби бурычларга ирешү өчен тактик яктан дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әмма дошманның да пилотсыз системаларны актив куллануын онытырга ярамый, аңа дөньяның күп кенә дәүләтләре — НАТО илләре эшли, димәк, фронтта да, тылда да пилотсыз очкычларга каршы торуны оештыру мәсьәләсе дә кискен тора, — диде БПЛА операторы.
"Шорох" сүзләренчә, СВО зонасында пилотсыз системалар үсә. Өстәвенә, дроннар күктә генә кулланылмый. Алар арасында су, су асты һәм җир өсте очкычлары да бар. Бүген алар белән идарә итүчеләр сугыш кырында революцион үзгәрешләрдә катнаша, дип билгеләде сугышчы.
Исегезгә төшерәбез: пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең бик күп өстенлекләре бар. БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән. Аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт сроклары тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Хәрби хезмәткәр эштән китә яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасына уңышлы һөҗүм итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучылар 122 номерына шалтырата ала.
Фото: "Башинформ" агентлыгы