+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
29 гыйнвар , 21:41

Форумга СВОда катнашучы мэрлар да килгән

Фәдис Сәгыйтов 2024 елның көзендә яраланып өенә кайткан. Якташлары тәкъдиме буенча ир-егет Башкортстанның Зилаер районы Уркас авыл Советы хакимиятен җитәкли. Бүген ул Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Кече ватан – Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында узган Төбәк көнендә катнашты.

Форумга СВОда катнашучы мэрлар да килгән
Форумга СВОда катнашучы мэрлар да килгән

Фәдис Сәгыйтов, СВОдан тыныч тормышка күчү җиңел бирелмәде, дип белдерде: "Биредә тәртипләр, мәнфәгатьләр, гадәтләр башка".

Спикер фикеренчә, мондый форумнарда катнашу муниципалитетны үстерү өчен күп мөмкинлекләр бирә. "Мин туризмга багышланган секциядә катнаштым. Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам", - дип белдерде ул.

 

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы матбугат хезмәте.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас