Бу хакта бүген Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасын тәкъдим иткәндә белдерде.
"Бу Юллама белән мин Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Башкортстан Башлыгы буларак кына мөрәҗәгать итмим. Бу Юлламада минем шәхси ышанычларым да, гражданин буларак та, ир-егет буларак та шәхси хисләрем дә бар.
Барысы да Җиңү өчен - бүген безнең өчен иң мөһиме. Башкортстан, Русия өчен. Шул ук вакытта, "Барысы да җиңү өчен" дип әйткәндә, мин моның конкрет мәгънәсен төгәл аңлатырга телим.
Махсус хәрби операциянең дүртенче елы бара. Бу хәрби конфликт - икенче Бөтендөнья сугышы вакытларыннан бирле Европа континентында иң масштаблысы. Аның тирән тарихи тамырлары бар һәм ул илебез өчен кырыс сынауга әверелде. Русия тиңдәшсез басымга – хәрби, икътисади, идеологик - лаеклы түзә. Безне сындырырга, санкцияләр белән буарга тырышалар. Башка дөньядан аерырга, безнең мәдәниятне тыярга телиләр.
Без аңларга тиеш, махсус хәрби операция – ул ниндидер локаль хәрби конфликт кына түгел. Аның характеры чикләнгән операция, бер ноктадагы хәрби хәрәкәтләр кысаларыннан чыга. СВО - глобаль конфликтның бер өлеше. Гадел дөнья тәртибе өчен көрәш. Көнбатыш элиталарының бөтен планета өстеннән гегемония урнаштырырга омтылышына каршы, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, нәкъ менә Русия хәзер ирекле дөнья лидеры булып тора. Шуңа күрә катгый каршылык барлык өлкәләрдә бара – икътисадта, дипломатиядә, технологияләрдә, медиа һәм киберкиңлектә. Аның нәтиҗәсенә Русиянең тарихи язмышы, аның суверенитеты бәйле.
- Безнең дошман – Украинаның тугандаш халкы түгел. Безнең дошман - яңадан туган, шашкан неонацизм. Аны коллектив Көнбатыш оятсыз рәвештә үстерә, дистә еллар буена Русияне көчсезләндерергә, бүлгәләргә һәм чит куллар белән юк итәргә ниятли. Ул безгә якын булган илне безгә дошманга әйләндерде. Ә Украина халкы - рәхимсез нацист вәхшиләре һәм русофоблар кулындагы заложник.
Хөрмәтле иптәшләр! Бу темага күп аңлатырга, бәхәсләшергә мөмкин. Үз-үзеңне тынычландырырга, янәсе, болар барысы да тиздән узачак һәм элеккечә булачак. Бернәрсә дә үтмәс, бернәрсә дә болай тиз төзәлмәс. Беркайчан да элеккечә булмаячак. Без каршылыкның шул стадиясенә җиттек, хәзер Русия сугышчыларының көче, ныклыгы һәм батырлыгы гына безгә һәм киләчәк буыннарыбыз өчен тыныч һәм имин тормышны тәэмин итәчәк.
Нәкъ менә шуңа күрә безгә җиңү өчен барысын да эшләргә кирәк. Ә мондый авыр каршылыкта җиңү өчен җәмгыятебезнең тулы мобилизациясе кирәк, - дип белдерде Радий Хәбиров.