"Барлык һәлак булганнарның да туганнары һәм якыннары бар. Әти-әниләре, хатыннары, балалары бар – алар безнең өчен якын кешеләр. Күптапкырлар кабатлавымча, һәлак булган яугирләрнең балалары — безнең балалар. Һәм без бөтен республика белән аларны күтәрергә, лаеклы кешеләр булырга ярдәм итәргә тиеш", - диде Радий Хәбиров бүген республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын тәкъдим иткәндә.
"Бу бурыч Бөек Ватан сугышы елларында илнең фронтта әтиләрен югалткан йөзләрчә мең бала турында кайгыртуын күрсәткән хәлгә охшаш. Бүген бу залда илебез аякка бастырган һәм лаеклы хезмәт юлын узган сугыш чоры балалары бар. Без геройларыбызның балалары турында да шундый ук кайгырту күрсәтергә тиеш. Һәлак булган әтиләр турында иң яхшы истәлек булачак ул.
Иң мөһиме, бу мәсьәләдә ярамый торган нәрсә — ул кырыслык һәм җансызлык. Без мондый очракларны төптән юк итәчәкбез. Һәлак булган геройларның гаиләләрен саклаячакбыз һәм кайгыртачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.
Фото: Азат Мухамедьянов / пресс-служба Главы РБ