Дүртенче ел илебез халкы махсус хәрби операция шартларында яши. Бу елларда районыбызның һәр кешесе җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Монда зур фидакарьлек һәм гомум эшкә тугрылык күрсәткән тыл, волонтёрлар зур роль уйный. Балтач районының Сәйтәк авылында берничә волонтёрлар төркеме эшли. Алар махсус хәрби операциядәге райондашларына, авылдашларына кирәк-ярак хәстәрли. Биредә гомер кичергән Гөлзәмия һәм Рәмзәвил Сафиннар йортында исә кичләрен маскировка челтәрләре үрәләр һәм тушёнка әзерлиләр. Аларның барысы да алгы сызыкка җибәрелә. Маскировка ятьмәләре дошман күзәтүеннән саклану өчен бик мөһим, ди яугирләр. Алар гаскәрләрнең һәм техниканың урнашуын яшерергә ярдәм итә, бу күп сугышчыларның гомерен саклап калырга булышлык итә. Тушёнка исә төп тәэмин итү линияләреннән еракта урнашкан солдатлар өчен алыштыргысыз азык-төлек продукты.
Гөлзәмия һәм Рәмзәвил Сафиннарның “Альф” позывнойлы уллары һәм туганнарының “Татарин” позывнойлы улы дүрт ел инде махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Рәмзәвил Рамазан улы махсус хәрби операция башлангач үзе дә алгы сызыкка барырга теләк белдерә. Тик өлкән яшьтә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, теләге тормышка ашмый. Хәләл җефете белән киңәшләшә. “Алгы сызыктагы солдатларга нинди юл белән ярдәм итә алабыз?” — дигән сорау куя. Уйлашып, өйләрендә маскировка челтәре үрүгә тотынырга карар итәләр. Гаилә башлыгы Иске Балтачтагы Балалар иҗат үзәгендәге станокны күреп кайтып, шуны эшләргә була. Авылдагы шәхси пилорама хуҗасы Фирдәвес Сидоров борыслар бирә. “Миннән гуманитар ярдәм булсын”, — дип, бер тиен дә акча алмый. Станокны өендә коргач, хуҗа Иске Балтачтан киселгән әзер тасмалар алып кайта. Нөркә авылы волонтёрлары Сәйтәккә килеп, челтәр үрергә өйрәтәләр. Шулай челтәр үрә башлыйлар. Бу эшкә авылдашлары да кушыла. Фәйрүзә Миңнеәхмәтова, Римма Әхмәтова, Зәлифә Нургалиева, Гөлнара Гыйләҗева, Лилия Шәйхетдинова, Рима Хәмәтнурова, Оксана Фәизова, Гүзәлия Фәритова шушы еллар эчендә 108 маскировка челтәре үргәннәр. Материал сатып алуга Рәмзәвил абыйның бергә эшләгән хезмәттәшләре ярдәм иткән. Челтәр үрүгә гаиләләре белән кушылган сәйтәклеләр дә бар.
Материалны кисү җайланмасын, иске шкафын сүтеп, төзелеш пычакларын заказ белән кайтартып, үз куллары белән булдыра. “Беренче пычакларны сатып алырга авылдашым Илүс Фәритов акчалата ярдәм күрсәтте. Аңа бик рәхмәтлемен”, — ди Рәмзәвил абый.
Ул эшләгән тасма кисү җайланмасы төшерелгән видео Интернетта таралгач, Уфа шәһәрендәге “Аврора 2” балалар иҗат үзәге белгечләре Рәмзәвил Сафин белән бәйләнешкә чыгалар һәм ярдәм күрсәтүен сорыйлар. Аларга да шундый ук җайланма эшләп, Айсылу Җиһангирова ярдәмендә Уфага җибәрә.
Беренче партиядә үрелгән челтәрләрне ялга кайткан “Татарин” позывнойлы солдат артыннан җибәрәләр. Маскировка челтәрләре, солдатлар әйтүенчә, фронтта дроннар һөҗүменнән саклануда бик нык ярдәм итә.
Соңгы партия – 19 челтәр декабрь аенда районнан озатылган гуманитар ярдәм олавы белән җибәрелгән. “Авылдашлар белән акча җыеп “УАЗ” (хантер) автомобиленә двигатель “головкасы”, ике тәгәрмәч алып җибәрдек”, — ди Рәмзәвил абый.
Челтәр үрергә материал бетеп торганда да тик утырмый Сәйтәк авылы волонтёрлары. Фронттагылар өчен Сафиннар өендә тушёнкалар әзерлиләр.
— Башлап үз көчебез белән 86 банка тушенка әзерләп озаттык. Кибеттән тавык ите сатып алып өйдә пешерәбез. Үзебез куяннар асрыйбыз. Өч куян түшкәсеннән — 13 банка, 15 килограмм тавык итеннән 33 банка тушёнка чыга, — ди Рәмзәвил абый. — 24 банка тушёнканы “Рәхмәт” позывнойлы егет алып китте.
Сафиннар өендә тушёнка җитештерү эшендә хуҗабикә Гөлзәмия Сафинага Фәйрүзә Миңнеәхмәтова, Римма Әхмәтова, Зәлифә Нургалиева, Дамира Әхмәтҗанова, үсмер кыз Айгизә Талипова ярдәмләшәләр.
Волонтёрларның тырышлыгы халыкның бердәмлеген күрсәтә. Сәйтәклеләр фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен тылда армый-талмый эшлиләр. Тормыш куйган катлаулы шартларда Сәйтәк авылында гомер кичерүче, илгә тугры, игелекле ул үстергән Гөлзәмия һәм Рәмзәвил Сафиннар, авылдашларын берләштереп, Җиңүне якынайтуда зур үрнәк күрсәтә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.