+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
30 гыйнвар , 08:55

«Талкас» шифаханәсе СВОда катнашучыларны реабилитацияләү үзәге булачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясаганда, барлык кыенлыкларга карамастан, республика «Талкас» шифаханәсен саклап калу мөмкинлеген тапты, дип билгеләп үтте.

«Талкас» шифаханәсе СВОда катнашучыларны реабилитацияләү үзәге булачак«Талкас» шифаханәсе СВОда катнашучыларны реабилитацияләү үзәге булачак
«Талкас» шифаханәсе СВОда катнашучыларны реабилитацияләү үзәге булачак
– Проектка ышанган һәм үз исәбенә иске биналарны капиталь төзекләндерергә, яңаларын төзергә әзер инвесторлар табылды. «Талкас» яңартылганнан соң махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен заманча дәвалау һәм тернәкләндерү үзәгенә әверелсен өчен, без тырышлыкларыбызны шифаханә җитәкчелеге белән берләштерәчәкбез.

Республика Хөкүмәтенә шифаханә җитәкчелеге белән бергә 31 мартка кадәр СВОда катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру буенча юл картасын тәкъдим итәргә кушам, – диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас