+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
31 гыйнвар , 11:07

“Дошман дроннарын бер-бер артлы юк итеп кенә торабыз...”

Һава һөҗүменә каршы оборона җитәкчесе, “Сидр” позывнойлы якташыбыз пилотсыз системалар белән эш итәргә һәр яугирне җентекләп өйрәтә.

“Дошман дроннарын бер-бер артлы юк итеп кенә торабыз...”
“Дошман дроннарын бер-бер артлы юк итеп кенә торабыз...”
Бүгенге көн геройлары кем ул дигәндә, иң беренче чиратта кулына корал алып Ватаныбыз иминлеген саклаучы ир-егетләр күз алдына килә. Андый батырлар хакында язганда да күңелне горурлык хисе били.

“Сидр” позывнойлы Дүртөйле районы егете Динар туры мәгънәсендә күкләребез тыныч, аяз булсын өчен барлык көчен биреп, дошман белән көрәшә, ул – полкта һава һөҗүменә каршы оборона җитәкчесе. Запорожье юнәлешендә намус белән хезмәт итә.

Сурәтләмәбез герое 2022 елда мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә юлланган.

“Сидр” Дүртөйле шәһәренең 2нче лицеен тәмамлаганнан соң, Чиләбе югары танк команда училищесына укырга керә. Бу – егетнең балачак хыялы була. Спорт белән дус, физик һәм рухи яктан көчле Динарга хәрбиләр әзерләүче уку йортында белем алу һич тә авыр булмый, ул аны 2007 елда уңышлы тәмамлый. Гомере танк гаскәрләре белән бәйләнергә тиеш егетне язмыш Төньяк флотка алып килә. Биредә ул гранатометлар, зенит һәм башка заманча корал җайланмалары ярдәмендә яр буе линиясен саклаучы гаскәрләргә тәгаенләнә. Әлбәттә, бу юнәлештә өстәмә белем ала. 2015 елда ул запаска җибәрелә, ә җиде елдан соң, махсус хәрби операция башлану белән, мобилизация кысаларында фронтка китә.

Бүген “Сидр”ның хәрби эшчәнлеге алгы сызыктагылар өчен бәһасез. Аның җитәкчелегендә мобиль һөҗүм төркемнәре булдырылган, алар дошман дроннарын бер-бер артлы юк итеп кенә тора. Батыр егет һава һөҗүменә кагылышлы бөтен нечкәлекләрне өйрәнгән, бу өлкәдәге яңалыклардан артта калмау өчен һәрдаим белемен камилләштерү өстендә дә эшли. Яңа корал чараларын сугышта куллану сәнгатен ул һәр солдатка өйрәтә, аларны җентекләп әзерли.

Сугышта һәр секунд исәптә, бүген, дошман яңа технологияләр ярдәмендә ут яудырганда, бу бигрәк тә ачык күренә. “Сидр” үзенең зирәклегенә һәм хәрби хезмәт елларында туплаган тәҗрибәсенә таяна. Аның бурычы – безнең яугирләрне һәм тыныч халыкны пилотсыз очкычларның һөҗүменнән саклау. Һәм ул хәрби бурычын намус белән үти. Якташыбыз белән горурланабыз, аның исән-сау җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтуын көтәбез!

Шул ук вакытта. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында билгеләп үтик. Биредә хезмәт итү хәвефсезрәк, чөнки ул ут сызыгыннан ерак урнаша. Контракт бер елга төзелә. Ул тәмамланганнан соң, тыныч тормышка кайтырга яки яңасын төзергә мөмкин. Хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамавы контрактта ачык язылган. Башка сугышчылар өчен булган түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә дә тулысынча бирелә, башка өстенлекләр дә бар. Студентлар контракт төзергә, академик отпуск алырга, ә хезмәттән соң инде бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Дошман биләмәләренә уңышлы һөҗүм итүчеләргә өстәмә рәвештә 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас