2025 елның декабрендә Азамат Белорет районы хакимиятендә район башлыгының гомум мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли башлаган. Ул “Ахмат” махсус билгеләнештәге штурм батальонында хезмәт иткән. Авыр яра алганнан соң туган ягына әйләнеп кайткан һәм “Башкортстан Геройлары” программасында катнашырга булган. Яугир “Батырлык өчен” һәм “Шәйморатов” медальләре, “Герой СВО” билгесе, “Ахмат” ордены белән бүләкләнгән.
Былтыр ул республика Башлыгы белән очрашканда: “СВОда катнашучыларны шулкадәр хуплаганнарын беркайда да күрмәдем”, - диде. Радий Хәбиров, “Башкортстан Геройлары” программасы дәвам итәчәк, дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, СВО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яки (347) 218-19-19, күпфүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук, контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф телеграм-каналындагы чат-ботларда бар. Контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча Уфа шәһәренең Революцион урам, 156нчы йортында урнашкан пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.
Фото: "Башинфом"