

Чакмагыш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә шушы районның Яңа Бирде авылы егете, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы "Шустрый" позывнойлы яугир сөйгәне Вилена белән законлы никахларын теркәде.
Узган елның августында сугышчының чираттагы ялы вакытында яшьләр никах укыткан. Ә бу истәлекле вакыйгадан соң ярты ел узгач, аларның туйлары да узган.
"Шустрый" махсус операциядә өч елдан артык алыша. Алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов һәм "Махсус хәрби операциясе катнашучысы" медальләренә лаек булган.
Илләр имин булып, яңа туган гаилә бик озын гомерле һәм бәхетле булсын дип телибез!
Фото: социаль челтәрләрдән.