Ралия Фазлыева шифаханәдә психолог булып эшли, дип сөйләде муниципалитет хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова.
Аның сүзләренә караганда, махсус хәрби операция башланганнан бирле Ралия 16 елдан артык Охлебинино авыл Советы башлыгы булып эшләгән әнисе Галия Гыйзетдин кызы белән Калтыман авылында штаб волонтерлары булган. Шулай ук Ралия Уфадагы волонтерлык штабына ярдәм иткән һәм СВО зонасына гуманитар ярдәм илтүдә берничә тапкыр катнашкан.
"Кайчак яугирдән кайдан икәнен сорасаң, ул: "Башкортстаннан“, - ди. Һәм син горурлык хисе кичерәсең. Нәкъ якын туганыңны очраткан кебек шатланасың. Менә шундый мизгелләрдә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“ дигән лозунгны аңлыйсың", - дип, Ралия Фазлыеваның сүзләрен китерә Гүзәл Насыйрова.
Фото: Иглин районы хакимияте матбугат хезмәте / социаль челтәр