+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 февраль , 06:35

"Хәрби бурычка салкын баш белән чыгарга кирәк..."

"Уфа" позывнойлы яугир разведка бүлекчәсендә снайпер булып хезмәт иткән, ә алга таба Свердловск өлкәсендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында БПЛА инструкторы булган.

"Хәрби бурычка салкын баш белән чыгарга кирәк...""Хәрби бурычка салкын баш белән чыгарга кирәк..."
"Хәрби бурычка салкын баш белән чыгарга кирәк..."
Башта ул чакырылыш буенча спецназның Псков частенда хезмәт иткән. 2022 елда Алгис Кәримов мобилизацияләнә һәм разведкага эләгә. Нәкъ менә шул вакытта аңа сугышчыларның өч танк ярдәм күрсәткән зур булмаган төркеме составында дошманның 200дән артык кешедән һәм 20дән артык техникадан торган һөҗүмен туктатырга туры килә. Бу алыш өчен Алгис Батырлык ордены белән бүләкләнә. Соңрак аңа үзенең командирын ут астыннан алып чыккан өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале тапшырыла.

Авдеевканы азат итүдә катнашканы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

2023 елда, алгы сызыкта пилотсыз очкычларны файдалану ешайгач, хәрби хезмәткәр яңа белгечлекне үзләштерергә теләүчеләр арасында була. Операторларның штатлы вазыйфалары ул вакытта әле булмаган, сугышчылар үзләре инициатива күрсәткән.

- Мин өлкән разведчик-снайпер булып хезмәт иттем, ләкин пилотсыз очкычлар белән эшләдем, – дип искә ала Алгис. - Телефонга FPV-Дрон кушымта-симуляторын күчереп алдым һәм күнегүләр ясадым. Тыл зонасындагы уку үзәгенә килгәч, инструктор мине пульт артына утыртты да минем ничек очуымны карап: «Син инде әзер», - диде. Беренче көнне үк дронны һавага күтәрдем.

2023 елның җәеннән 2024 елның маена кадәр Кәримов һөҗүм итүче FPV-дроннар операторы булган. Сугышчан бурычта оператор һәрвакыт уяу: дрон беренче команда буенча очып китәргә тиеш. Ротацияләр арасындагы тәнәфесләрдә - техника әзерләү: аппаратларны программалаштыру, сугыш кирәк-яракларын җыю, электрониканы көйләү. Инженер белән бергә Кәримов разведка дроннары өчен кулдан ясалган ретрансляторлар җыя, очыш ераклыгын арттыру һәм аппарат белән элемтәне югалтмау өчен эшли.

- Хәрби бурычка салкын баш белән чыгарга кирәк. Командирлар бурыч куя, мин аны үтим, - ди Алгис.

2024 елда отпуск вакытында ул контрактка сайлап алу пункты башлыгы белән танышкан, ул аңа яңа хезмәткә күчәргә, тәҗрибәсен яшь сугышчыларына тапшырырга тәкъдим иткән.

Бүген Кәримов яңа операторлар әзерли. Ул аларны дроннар белән идарә итәргә генә түгел, ә бер адым алга уйларга, командада эшләргә, үз-үзеңне тота белүне югалтмаска өйрәтә. Үзенең тәҗрибәсе, хаталар һәм йөзләгән очышлар аша өйрәнгән хәлләр турында сөйли. Алгисның төп бурычы - аның укучылары, чын дошманнарын очраткач, моңа әзер булсын өчен эшләү.

Исегезгә төшерәбез: бүген Башкортстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәткә кешеләр җыю дәвам итә. Анда хезмәт итүнең бик күп өстенлекләре бар. БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт сроклары тәкъдим итә. Контракт башта бер елга төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Соңыннан хәрби хезмәткәр эштән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта, хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә, яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар 122 номерына шалтырата ала.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас