Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең һәм хатыннарының кайгысын уртаклашты һәм сугышчыларга хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнгән генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
- Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар - чын геройлар, - диде республика Башлыгы. - Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз - аларны истә тоту, истәлекләрен мәңгеләштерү, даими кайгыртучанлык күрсәтү, ата-аналарын, хатыннарын һәм балаларын игътибар белән чолгап алу. Махсус хәрби операция тәмамлангач, без һичшиксез Уфада сугышчыларыбыз хөрмәтенә мемориал куячакбыз. Хәтер аллеяләре шулай ук барлык муниципалитетларда барлыкка киләчәк.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, һәлак булган егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү – шәһәр һәм район башлыкларының беренче чираттагы бурычы.
– Алар һәрвакыт элемтәдә тора, көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Гаиләләрнең кайгыга бирелеп, үз эченә бикләнмәве, район чараларына йөрүе мөһим. Һәлак булган геройларыбызның әти-әниләре һәм хатыннары беренче рәтләрдә утырырга тиеш.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.