Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин белдерүенчә, шәһәр хакимияте, дистәдән артык эшкуар, оешма, предприятие СВО зонасына кирәкле техниканы берничә тапкыр җибәргән. Бу - "УАЗ", «Нива» автомобильләре, мотоцикллар. Мәсәлән, соңгы рейста алар тугыз булган. Хәйриячеләр автотехника таба һәм сатып ала, аны үз хисабына ремонтлый.
"Безнең гуманитар йөкләр туймазылыларга китерелә, алар сугышчыларның конкрет сораулары буенча комплектлана. Шуңа күрә без җибәрелгән техниканың солдатларның гомерләрен саклап калырга күп тапкыр ярдәм иткәнен беләбез.
Шулай ук шәһәр хакимияте СВОда катнашучыларның гаиләләренә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Без СВОда катнашучыларның гаиләләренә территорияләрне кардан чистартуда, чүп-чар җыюда, физик йөкләнешкә бәйле башка эшләрдә ярдәм итү өчен эшчеләрне җибәрүче төрле предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Узган елда шулай ук 30 гаиләне утын белән тәэмин итәргә булыштык – һәркайсы дүртәр кубометр алды.
Без СВО сугышчыларының һәм аларның гаилә әгъзаларының ихтыяҗлары һәм проблемалары турында беләбез: шәһәр Советының депутатлар корпусында СВОда катнашучы Илдар Мөхияров бар, ул Ватанны саклаучыларга нәрсә кирәклеген һәркемнән дә яхшырак белә", - ди Эдуард Рәхмәтуллин.