— Яугирләр белән күрешкәндә кичергән хисләремне: дусларча кочаклашу, чын күңелдән шатлану, гади рәхмәт сүзләрен алмаштырырлык бернәрсә дә юк. Алгы сызыктагы очрашуның һәр минуты аерым энергетика белән сугарылган — анда барысы да гадел, ачыктан-ачык һәм чын-чынлап.
Без егетләргә алар сораган бөтен нәрсәне илтеп бирдек. Автомобильләрне тапшыру аеруча күп хис-кичерешләр уятты — фронтта техника хәрби бурычларны хәл итүне гадиләштерәчәк һәм егетләргә мобильрәк булырга ярдәм итәчәк, — дип яза Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев социаль челтәрдә.
Реканс Фәнил улы гуманитар конвой йөген тупларга ярдәм иткәннәре өчен район кешеләренә рәхмәтләрен әйткән.
— Безнең уртак кайгыртуыбызның реаль файда китерүен аңлау күңелле. Егетләр өчен аларның артында бердәм һәм ышанычлы тыл торуын белү бик мөһим. Районыбыз халкына уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Безнең көчебез — бердәмлектә, — дип ассызыклаган муниципалитет җитәкчесе.
Фото: "Башинформ"