-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
8 февраль , 13:32

"Варяг" пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итә

"Ерактан торып эшлибез", - ди ул.

Егет Туймазыда туып-үскән, моңа кадәр ашнакчы булып эшләгән, шулай ук электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән.

Яугир 2023 елда дуслары артыннан үз теләге белән киткән һәм, Таһир Кусимов исемендәге отрядка кушылып, «Башкортстан» полкы сафына баскан. Дроннар белән идарә итү күнекмәләрен тәҗрибәле инструкторлар өйрәткән.

"Варяг" белдерүенчә, пилотсыз очкычлар разведкадан алып, һөҗүм итүгә һәм штурм төркемнәрен озата баруга кадәр бурычларның киң даирәсен үти.

"Ерактан торып эшлибез, штурмчылар өчен юлларны чистартабыз. Артиллерия утын корректировкалау, шартлаткычлар ташлау, дошманның идарә пунктларын эзләү белән шөгыльләнәм», — ди "Варяг".

Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас