-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 февраль , 17:42

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә кемнәр хезмәт итә ала?

Башкортстанның хәрби комиссариатында БПЛА гаскәрләрендә кем хезмәт итә алуы турындагы сорауга җавап бирделәр.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә кемнәр хезмәт итә ала?
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә кемнәр хезмәт итә ала?

Махсус хәрби операция шартларында пилотсыз системалар гаскәрләре хәвефсезлегенең югары дәрәҗәсе аларның алгы сызыктан еракта эшләвеннән гыйбарәт. Бу хакта гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пункты офицеры лейтенант Алмаз Абдрахманов белдерде.

"Әлеге гаскәрләр штурм бүлекчәләре түгел. Безнең БПЛА операторлары сугышчан бурычларны башкачарак үти. Алар разведка, теге яки бу ситуацияләрдә озата бару, мониторинг белән шөгыльләнә, - диде Алмаз Абдрахманов. - Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләрне җыябыз. Әмма өлкәнрәк кандидатураларны да карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА бүлекчәләрендә машина йөртүчеләр, инженерлар, саперлар һәм хәтта пешекчеләр булып эшли ала.

Ләкин иң мөһиме, әлбәттә - дрон операторлары. Аларны укыту Оборона министрлыгының махсуслаштырылган полигоннарында уза. Контрактчыларны әзерләгәннән һәм СВО зонасына күчергәннән соң, түләүләр башкарыла. Алар 220 мең сумнан башлана. Әмма хәрби хезмәткәр Оборона министрлыгыннан 400 мең сум һәм республикадан бер миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Хәрби эшнең уңышы БПЛА операторларының сыйфатлы эшенә бәйле. Шуңа күрә сайлаганда яшькә генә түгел, сәламәтлек торышына да карыйбыз. Моннан тыш, ир-егетләр профотбор узачак."

Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас