-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 февраль , 21:26

СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары узачак

12-13 февральдә Башкортстан башкаласында илнең барлык төбәкләреннән 200гә якын ветеран җыелачак.

СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары узачак
СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары узачак

- 2026 елны "Русия халыклары бердәмлеге елы" дип игълан итү идеясен хуплап, Президент ассызыклаганча, безнең геройлар махсус хәрби операция барышында чын милләтара бердәмлекнең, сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтә, сугышта безнең барыбызның да бер халык икәнлегебезне исбатлый. Безнең Ассоциациянең бурычы - фронттан кайтучы барлык сугышчан иптәшләрне берләштерү, безнең сугышта гына түгел, тыныч тормышта да бердәм булуыбызны исбатлау, - диде СВО ветераннары ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Афанасьев.

Махсус хәрби операция ветераннары иптәшләрен социальләштерү һәм эшкә урнаштыру буенча тәҗрибә уртаклаша. Агымдагы елга планлаштырылган эзләү экспедицияләре һәм СВО барышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү һәм хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча эшләр турында фикер алышу узачак. Җыеннарда аерым игътибарны Ассоциациянең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш эшчәнлегендә катнашуына, ил халыклары бердәмлегенә бирәчәкләр.

Җыемнарның икенче көненең төп вакыйгасы эшлекле уен булачак. Аның барышында СВО ветераннары ассоциациясе агымдагы елда ил күләмендә дә, аерым төбәкләрдә дә гамәлгә ашырачак проектлар формалаштырылачак һәм эшләп бетереләчәк.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: bashinform.ru

СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары узачак
СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары узачак
Автор: Денис Таваев
Читайте нас