Дүртөйле татар драма һәм комедия театры күрсәткән спектакль Мәскәү госпиталендә дәваланучы, махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Илһам Вазыйх улы Дәүләтхановка багышланды.
“Чарадан алынган барлык керем геройның гаиләсенә тапшырылды. Оештыручыларга, шулай ук безнең башлангычны хуплаган тамашачыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без үзебезнең геройларыбыз белән горурланабыз һәм теләсә нинди кыенлыкларны бергәләп җиңә алачагыбызга ышанабыз!
Оештыручылар исә барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәт белдерә”, - дип яза Дүртөйле татар драма һәм комедия театры коллективы социаль челтәрләрдәге битендә.
Фото: club167301117